tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аллаһының Рәсүле хөрмәтенә
Аллаһының Рәсүле хөрмәтенә

Аллаһының Рәсүле хөрмәтенә

Иске Кулаткы районы Яңа Кулаткы авылы мәчетендә Мәүлид аена багышланган Коръән уку мәҗлесе узды. Анда “Биләр” мәдрәсәсенең Иске Кулаткы филиалы мөгаллимнәре һәм шәкертләре, авыл картлары, дин дәресләренә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары катнашты.

Мәчетнең имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Бәширов, районның имам-мөхтәсибе Рушан хәзрәт Гафуров, “Биләр” мәдрәсәсенең филиалы җитәкчесе Мөхәммәдсалих хәзрәт Гоибов, мөгаллиме Марат хәзрәт Хабибуллин һәм районның казые Сәерхан хәзрәт Ахмеров Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) тормыш юлы, рухи мирасы һәм сөннәте турында вәгазьләр сөйләделәр. Коръәни-Кәримнәр сүрәләр укып, Аллаһының Рәсүле хөрмәтенә салаватлар әйткәннән соң, мөселманнар ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп дога кылдылар.

Быел әлеге мәчеттә мәхәллә халкы көче белән яңарту эшләре башланды. Кыска гына вакыт эчендә мәчеткә йөрүчеләр һәм мосафирлар өчен бик тә кирәкле булган җылы тәһарәтханә файдалануга тапшырылды. Ринат хәзрәт мәчетне яңартуда, мәхәллә тормышында, төрле өмәләрдә актив катнашучыларга – Камил Узбеков, Нурали Умяров белән Рушан Умяровка мәхәлләнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул шулай ук мәчеттә һәм өендә ышанычлы ярдәмчесе булган Асия абыстай Кәримовага да рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Мәүлид бәйрәме чәй өстәле артында тәмамланды. Милли ризыклардан сыгылып торган табын шәкертләрнең әниләре Зөлфия Арзуханова һәм Гөлия Яфарова, шулай ук Гөлфия һәм Фирүзә ханымнар тырышлыгы белән әзерләнгән иде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*