“Ел саен Алманияда (Германия) яшәгән татарлар традицион рәвештә милли бәйрәм — Сабантуй уздыралар. Быел бәйрәмебез Германияның Лейпциг шәhәрендә 14 июньда узачак. Сабантуйга Европа Берләшмәсе илләрендә яшәүче татарлар гына түгел, ә барлык Шенген илләренә ирекле керү мөмкинлеге булган татар милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынучыларны көтәбез! Бәйрәмдә Татарстаннан чакырылган артистларның катнашуын өмет итәбез!”, – дип яза Алманиядә яшәүче милләттәшләребез “Татарлар Дойчланд” интернет-сәхифәләрендә.
Рәсемдә: Сабантуй үтәчәк урын.