Казахстанның Алматы шәһәре акиматында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның Аким Бауырҗан Кыдыргали улы Байбек белән очрашуы узды. Татарстан ягыннан рәсми чарада шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров катнашты.

Татарстан һәм Казахстан вәкилләре сөйләшүендә Алматыда яшәүче татар яшьләренең Казанда белемен үстерү мөмкинлекләре, этник туризм мәсьәләләре, мәдәният өлкәсендәге ике арадагы хезмәттәшлек турында сүз барды. Аким Б.К.Байбек Казахстандагы татар оешмалары эшчәнлеге турында сөйләп узды, аларга югары бәя бирде.
Татар иҗтимагый оемалары исеменнән Ринат Абдулхаликов чыгыш ясады. Ул кыскача бүген Җамбыл исемендәге Казах Дәүләт филармониясенең Концертлар залында узачак Татар музыкасы уртак концертына әзерлек мәсьәләләренә тукталды.
Тимур Базарбаев фотолары кулланылды





