Россия Президенты идарәсендә дини берләшмәләр белән эшләү өлкәсендә яңа җитәкчеләр билгеләнде. Дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты җитәкчесе итеп Евгений Еремин, ә аның урынбасары булып, аерым алганда мөселман оешмалары белән эшчәнлек өчен җаваплы итеп Алмаз Фәйзуллин билгеләнде.
Фәйзуллин тумышы белән Казаннан, ул “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллинның улы. 2004-2013 елларда Мәскәүдә Татарстанның Русиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары булып эшләде, дип хәбәр итә “Азатлык” радиосы.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты Алмаз Равил улына җаваплы эш урынында уңышлар теләп кала!