tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алмаз Хавыев: “Татар халкы үзенең кадерен белсен иде”
Алмаз Хавыев: “Татар халкы үзенең кадерен белсен иде”

Алмаз Хавыев: “Татар халкы үзенең кадерен белсен иде”

Бүген “Милләт җыены” кысаларында Пермь крае делегаты Хавыев Алмаз Альбертович үзенең фикерләрен белдерде. Ул Казанны Пермь татарлары өчен терәк дип атады һәм татар халкына үзенең кадерен белүне теләде.

– Татар халкы үзенең кадерен белсен, тарихта калдырган эзен җуймасын, онытмасын иде, — диде ул.

Хавыев Алмаз шулай ук Перьм өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен мөмкинлекләр барлыгын билгеләп үтте. Делегат сүзләренчә, мәдәни һәм рухи элемтәләрне арттыру, бер-беребезнең эшчәнлеген өйрәнү киләчәк буын өчен мөһим.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*