tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алмаз Нургалиевның документаль фильмы «Алтын тәлинкә» кинопремиясенә ия булды
Алмаз Нургалиевның документаль фильмы «Алтын тәлинкә» кинопремиясенә ия булды

Алмаз Нургалиевның документаль фильмы «Алтын тәлинкә» кинопремиясенә ия булды

Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында/Между семью островами» документаль фильмы «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә «Алтын тәлинкә» II төбәкара кинопремиясенә ия булды. Ул әлеге премиягә лаек булган ике лауреатның берсе.

«Иң күп тавышны Мәскәү-Төмән командасы төшергән кыска метражлы хоррор һәм тулы метражлы Татарстан драмасы җыйды», дип хәбәр итә кинопремияне гамәлгә куючы «Время кино» дирекциясе.

Әлеге турда экспертлар буларак проект өчен тамашачы тавыш бирә.

I урынга 4320 тавыш җыеп «Из темноты» фильмы чыккан. Аларга 200 000 сум күләмендә акчалата приз тапшырылачак. II урында – «Җиде утрау арасында/Между семью островами» фильмы. Ул 3706 тавыш җыйган. Аңа 100 000 сум акчалата приз каралган.

Бүләкләү тантанасы август урталарында булачак дип хәбәр итә оештыручылар.

  • Кинопремия РФ Президентының мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән тапшырыла.
  • Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында/Между семью островами» фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп бәйгесендә – «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә җиңде.
  • Фильмда ХХ гасырның алтмышынчы елларында Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелеше башлануга бәйле вакыйгалар сурәтләнә.
  • Татарстанның Актаныш районының Җидекүл (Өшәр) авылы да су басу зонасына эләккән. Халык аны 1976 елда ук ташлап киткән. Әмма бер кеше калырга карар кылган. Кисәтүләргә карамастан, авылны су басмый. Ә соңгы кеше авылда берүзе яшәп кала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*