tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алсу Исмәгыйлева: Татарстан китап нәшрияты директоры милли җанлы булырга тиеш
29.12.2021 - Экзамен студентов Журфака ( Салават Камалетдинов)
29.12.2021 - Экзамен студентов Журфака ( Салават Камалетдинов)

Алсу Исмәгыйлева: Татарстан китап нәшрияты директоры милли җанлы булырга тиеш

Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинның эштән китүе билгеле булды. Ул 2015 елдан бирле Татарстан китап нәшриятын җитәкләде. Яңа җитәкченең кем булачагы әле билгесез. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, журналист Алсу Исмәгыйлева яңа җитәкче заманча шәхес булырга тиеш дигән фикердә.

«Татарстан китап нәшрияты директоры беренче чиратта милли җанлы булырга тиеш һәм эшкә килүенең беренче көненнән үк китап язуны, яздыруны, нинди темага нинди әсәрләр язуны, нинди китап чыгаруны гына түгел, бу китапларны халыкка ничек җиткерүне дә күз алдында тотарга тиеш. Тотарга тиеш кенә түгел, аның төгәл системасы булырга тиеш. Ул шулай итәбез, болай итәбез дигән план белән килергә тиеш. Чөнки бит төп проблема – китапны кешегә җиткерү.

Тагын бер критерий – киләчәккә карап эш йөртергә тиеш. Бүген китап ул кәгазь генә түгел, төрле форматларда эшләргә мөмкин: аудио китап бар, интернет платформалар бар, белем бирү системалары белән интеграцияләр – боларның барысы да күз алдында тотылырга тиеш. Ул заманча технологияләр ягыннан бик алдынгы карашлы, заманча шәхес булсын иде, дигән теләк бар. Әлбәттә, стратегия булырга тиеш, ул үзе алдагы 3-5 елга гына түгел, 10-20 елга алга карап эш итәргә тиеш. Артка карап түгел, алга карап! Бу – бик мөһим! Нәшриятка, буыннар алмашынуга йөз тотып, киләчәк продуктын чыгарырга кирәк», – ди ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*