tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алсу Сәгыйдуллина: «Беренче эш көнемдә төп роль бирделәр»
Алсу Сәгыйдуллина: «Беренче эш көнемдә төп роль бирделәр»

Алсу Сәгыйдуллина: «Беренче эш көнемдә төп роль бирделәр»

Кечкенә дә төш кенә, диләр аның кебекләр турында. 2023 елда А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына эшкә алынып, 2024 елда «Тантана» театраль премиясенең «Дебют» номинациясендә җиңү яулаган Зәй районы Бура Киртә авылы кызы Алсу Сәгыйдуллина театр тамашачысы йөрәген тәмам яулап алды. Сәләтле, ләкин тыйнак яшь артистка белән әңгәмәдә якыннанрак танышабыз.

Әнисенең хыялын чынга ашыручы

Мин театр училищесына барырмын дип хыялланмадым. Әнием – авылда клуб директоры. Шуңа күрә балачактан ук сәхнәдә идем, беренче тапкыр дүрт яшьтә чыгыш ясадым. Әнием дә, әтием дә сәнгатькә гашыйк. Әти – механизатор. Әни аңа: «Әгәр дә укыган булсаң, болай итеп тимер арасында казынып йөрмәс идең, җырчы булыр идең», – ди.

Без гаиләдә өч кыз. Әнинең беребезне булса да сәхнәдә күрергә дигән хыялы бар иде. Без өчебез дә бер-беребезгә охшаган, ләкин һөнәрләребез бик төрле. Шулай итеп, әнинең хыялы төпчек кызына, ягъни миңа калган. 9 нчы сыйныфны бетергәч, ул миңа: «Әйдә, кызым, театр училищесына барып карыйк әле», – диде. Бардык, анда исә вокал яки актерлык осталыгы юнәлешен сайларга кирәк. Комиссия әгъзалары белән сөйләшә башладык та: «Нәрсә белән шөгыльләнәсез соң?» – дип сорыйлар. Барысын да әз-мәз, димен. Әйдәгез, актерлык осталыгына, дигәч, документларны тапшырып, кабул итү имтиханына бардык. Менә шулай мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты булдым.

Беренче адымнар

Укырга кергәч, беренче айларда дәрестә берни дә аңламый идем, чөнки район үзәгенә түгәрәкләргә йөрмәдем, сәнгать мәктәбендә укымадым. Без группада җиде кыз идек. Җидебез дә авылдан. Барыбыз да шаккатып торабыз. Беренче-икенче курста сәхнәгә ниндидер тартылу булмады сыман, аннан соң кызыксыну уянып китте һәм баштанаяк сәнгатькә чумдым.

Өченче курста гына тулы спектакльләр куя башладык. Бер дәрескә мин ниндидер сәбәп белән килми калдым, ә анда рольләрне бүлгәннәр. Икенче дәрестә «шушы героиняны уйныйсың» дип кенә әйттеләр. Кызлар күп булу сәбәпле, дублерлар белән уйнадык, ягъни бер үк героиняны беренче актта берәү, икенчесендә – башка кеше уйный. Алай тагын да читен, чөнки сәхнәгә беренче чыккан кешене истә калдыралар. Үземнең беренче ролемнән канәгать калмадым.

Театрга килү маҗарасы

Укып бетергәннән соң Чаллыда каласым килде. Чаллы театрын социаль челтәрләрдә эзләп табып, 3 нче курслардан ук күзәтеп бардым. Театрның труппасы да якын кешеләремә әверелде, әйтерсең, мин алар белән шәхсән таныш. Шулай итеп, театрга гашыйк булдым. Тик… курыктым. Дипломны кулга алгач та җәй буе театрга бармадым. Үземнең һөнәр буенча эш тә эзләп карадым, җаныма якынын таба алмадым. Җәй үтте, сентябрь килеп җитте. «Кызым, барып кара инде, Аллаһның амин дигән вакытына туры килсә, эләгерсең», – диде әни. Бернинди әзерлексез, җыендым да театрга киттем. Студент вакытымда өйрәнгәннәрне әзрәк башымда тотам инде, ләкин көзге янына басып кабатлаулар булмады.

Театрга килеп җиттем, төп ишекне дөмбердәтәм – бикле. Сентябрь ае бит, әле сезон башланмаган… Сакчы күреп алды да: «Кызым, син кая?» – ди. «Театрга, абый. Эшкә керергә килдем», – дим. Ул мине арткы ишектән кертеп җибәрде. Керсәм, вахтер ападан шул ук сорау: «Сез кая барасыз?». «Эшкә урнашырга», – дигәнемә «Безгә җыештыручы гына кирәк бугай», – дип җавап бирде. «Мин бит актрисага укыдым», – дигәч, кемгәдер шалтыратты. Куркуымнан йөрәгем дөп дөп тибә. Режиссер Олег Мадияр улын күргәч, иң элек дипломымны күрсәтәм. «Дипломда барысы да әйбәт булыр инде ул. Әйдә, гамәлдә карыйк әле. Монолог сөйлә», – дип, зур сәхнәгә алып чыкты. Сөйли башладым да – оныттым. Режиссер белән бергә Равил Гыйләҗев һәм Илфат Әскәров та бар иде әле, алар булгач, мин бөтенләй каушап төштем. Шигырьләр дә сөйләттеләр, җырлатып та, биетеп тә карадылар. Шпагатка утыра белүемне дә белештеләр әле. Шуннан соң мин сәхнә артында нык дулкынлану белән аларның үзара сөйләшеп бетергәннәрен көттем. Олег Мадияр улы чакырып алды:

– Синең Чаллыда торыр урының бармы?

– Бар,– дим.

Кабинетка килеп кергәч, ул миңа Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» китабын сузды:

– Сәвилә сүзләрен өйрән. Менә шулай мине беренче көнне үк эшкә дә алдылар, төп рольне дә бирделәр.

«Тантана»да җиңү

Февральдә театрга килеп, «Сихерче»не видеоязмага төшереп киттеләр. Мине «Тантана» республика театр премиясенең дебют номинациясенә тәкъдим итәргә тиешләр иде. Съемка булган көнне хәлем начарланды. Спектакльне ничек уйнап чыкканымны да хәтерләмим, үземә бәя дә бирә алмадым. Бик начар булды бугай дип, кәефем төште. Берникадәр вакыттан соң, жюри әгъзаларының берсе театрга килеп, спектакльне үзе карады. Шунда мин тынычландым, бу юлы әйбәтләп уйныйбыз дип, үземне көйләдем, икенче актта жюри бар икәнен дә оныттым.

«Тантана» премиясенең бүләкләү тантанасында Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев конвертны ачты да: «Оо, монда шундый ике зур шәхес! Алар – Аяз Гыйләҗев һәм Габдулла Тукай!» – ди. Соңыннан гына Айзат Хәйруллин һәм Алсу Сәгыйдуллина дип игълан итте. (Айзат – Габдулла Тукай, Алсу – Аяз Гыйләҗев исемен йөрткән театрда хезмәт куя – Авт.) Үзем сәхнәгә чыгам, үзем елыйм, чөнки җиңүгә һаман ышанып җитмим. Күз чите белән генә дипломдагы язуны күргәч, җиңел сулап куйдым.

Сәвилә, «йолдызлык чире» һәм үз юлы турында

Съемкалар вакытында әллә нинди уйлар да керә башлаган иде. «Әллә минеке түгел микән, театрдан китәргә микән» дип тә борчылдым. Ләкин сәнгать юлымны башлап җибәрүгә үк минем өчен шундый зур җиңү булуы юкка түгелдер, димәк, мин дөрес юлда дигән фикергә килдем.

Йолдызлык чиреннән мин бик куркам. «Тантана» бүләген алгач, эштә дә көлеп кенә «звезда» диләр, «ой, йолдыз килде» дип эндәшәләр. «Сихерче» спектаклен чыгарганда шундый ажиотаж булды. Премьералар вакытында һәрвакыт шулай буладыр инде. Спектакль ролигы автобусларда әйләнә башлады. Интервью алалар, радиога чакыралар… Күз тиюдән бик куркам. Кайбер чыгышлардан соң баш авыртуымны сизәм.

Бар шундый артистлар, мәсәлән, тискәре роль уйнаса, иртәдән үк берәрсенә шалтыратып талаша. Йә шундый кәефкә көйли торган фильм карый. Минем башка ысул. Эшкә барганда спектакль турында, Сәвилә турында уйлыйм. Мин героемны шундый яратам. «Сәвиләм, бүген тагын бер уйныйбыз», – дип, үземне көйләп барам. Спектакль тәмамлангач, сәхнә артына кереп киттең дә рольдән чыктың түгел. Егетем дә: «Сәвиләдән соң син бала-чага сыман», – ди. Гадәттә өйгә кайткач та озак кына уйланып ятам. Спектакльне уйнаган саен, ниндидер яңа ягы ачыла бара…

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*