tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтмыш ел бергә – гомергә!
Алтмыш ел бергә – гомергә!

Алтмыш ел бергә – гомергә!

Николаевка районы Татар Сайманы авылында гомер кичерүче Хамзә Имади улы белән Тәнзилә Ярулла кызы Айзадулловлар Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Хамзә Имади улы белән Тәнзилә Ярулла кызы менә 60 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Алар бөтен гомерләрен туган авылларына, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаганнар. Айзадулловлар дус-тату, аңлашып, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшәп, балаларын тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде оныкларының уңышларына сөенеп тыныч, бәхетле картлык көннәре кичерәләр.

Поспеловка авыл җирлеге хакимият башлыгы Усман Магдеев, хакимият белгечләре һәм мәдәният хезмәткәрләре күпләргә үрнәк булырлык гаиләне Бриллиант туйлары белән котлап, нык исәнлек, гаилә бәхете һәм тигез тормыш теләделәр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*