tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алты гасыр элек Белоруссиягә күченгән татарлар ничек яшәп ята?
Алты гасыр элек Белоруссиягә күченгән татарлар ничек яшәп ята?

Алты гасыр элек Белоруссиягә күченгән татарлар ничек яшәп ята?

Белоруссиягә татарлар 630 еллар тирәсе элек күченеп килгән

Бүген алар ни хәлләрдә яшәп ята? Үзләрен кем дип саныйлар? Татарстан галимнәре һәм төбәкне өйрәнүчеләр әнә шул сорауга җавап эзләп кайтты. Бөек Ватан сугышында ятып калган милләттәшләребезнең дә эзләрен барладылар. Бөтендөнья татар конгрессының төбәк тарихын өйрәнү эшләре комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов безгә сәяхәттә ниләр күргәнен бәян итте.

Җирле татарлар

– Моннан алты гасыр элек татарларны беренче тапкыр Белоруссиягә Литва кенәзе Витовт сугышларда катнашу һәм чикләрне саклау өчен чакырткан. Татарлар бу җирдә ныклап урнашканнар: шундук мәчетләр төзи башлаганнар. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 1591 елда монда 400 гә якын мәчет эшләп килгән. Алар өчен Белоруссия туган җиргә әйләнгән. Бу чор эчендә шактый гына ассимиляция күренешләре барса да, алар үзләренең гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап кала алганнар. Әле Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гына Көнбатыш Белоруссиядә 19 мәчет эшләгән. 1949 елда мөселман җәмгыяте ябылгач, Минск шәһәрендәге соңгы мәчет манарасы җимерелгән. Хәзер аларның кайберләре торгызылган.

Без Гродно шәһәрендә дин тарихы музеенда булдык. Анда Белоруссия, Литва һәм Польша татарларының – җирле мөселманнарның – тормышы сурәтләнгән. Ивьинский районындагы кечкенә генә Лида шәһәрендә кенәз Гедиминның замогы сакланган. Ул төрле сугыш вакыйгаларына бәйле. Сәүдә юллары да шуннан үткән. 1396–1397 елларда монда Алтын Урда ханы Туктамыш үзенең гаиләсе белән булган. Бу җирдә барган сугышларда татарлар зур роль уйнаган. Ивья (Азнакай белән тугандаш шәһәр) шәһәренә барганда без искиткеч тарихи урыннар күрдек, XIV гасырдан бирле шул җирдә яшәгән татарлар белән очраштык, зиратларында булдык. Алар ислам динен дә, мөселман исемнәрен дә саклап калганнар. Татар булулары белән бик горурланалар. Әмма үзләре әйтүенчә, XVII гасыр тирәсендә телне генә онытканнар.

Татарларның икенче төркеме 1917 елгы инкыйлабтан соң килеп урнашкан. Бу төркемгә совет чорындагы хәрби хезмәткәрләр, белгечләр буларак килгән милләттәшләребез дә керә. Алар 1998 елдан бирле Белоруссиядә үткәрелгән барлык милли-мәдәни фестивальләрдә катнашып киләләр. Нәкъ менә алты гасырдан соң бу төбәкнең сәхнәләреннән чын татарча сөйләм, җыр яңгырый. Сабан туе үткәрелә башлый. Татарстан белән дә элемтәләре ныгый. Белоруссиядә бүген «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе эшли. Аны Эльвира Левшевич җитәкли. Ул Башкортстанда туып үскән, кияүгә чыккач, Белоруссиягә күченгән. Татар телендә оештырылган чараларга якынча 140 лап кеше йөрүен әйтте. Татар киемнәрен кигән кызлар гореф-гадәтләребезне, җырларыбызны онытмыйлар. «Ләйсән» ансамбле Белоруссия халкына җыр-моңнарыбызны җиткерә. Якшәмбе мәктәпләрендә татар телен өйрәнергә була.

Сугыш авазы

Белоруссиядә Бөек Ватан сугышында ятып калган милләттәшләребезне хөрмәт белән искә алалар. Без Минск районындагы Волковичи авылына юл тоттык. Куе урманнар, зәңгәр күз кебек җәйрәп яткан күлләр артта калды. Авылга кереп, Әдһәм Кәримов урамы буенча күтәрелдек тә зират янында тукталдык. Аның үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эшләнгән мемориаль комплекс ерактан күренеп тора. Кызыл йолдыз һәм ян-якларына ярымай куелган. Бу кабернең тарихы бик гыйбрәтле.

2001 елга кадәр монда Кызыл Армиянең билгесез совет офицеры яткан. Белоруссия эзтабарлары һәм хәрби комиссариаты тырышлыгы белән геройның исеме мәгълүм булган. Ул – Казахстанның Атырау өлкәсе егете, милләте буенча татар Әдһәм Кәримов. 1944 елның 7 июлендә Белоруссияне азат иткәндә батырларча һәлак булган. Әтисе – сәүдәгәр Мифтахетдин, әнисе Маһибәдәр бу якларга Казаннан күченеп килгән. Мәктәпне тәмамлагач, Әдһәм 15 яшендә хезмәт юлын башлый. Элемтә өлкәсендә дә, балык заводында да, газетада хәбәрче булып та эшли. Татар, казах, рус, гарәп телләрен яхшы белә. 1939 елда армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышын Көнбатыш фронтта башлый. Бабовозовщина авылы янындагы сугышларда һәлак була. Аны җирләгән урын 56 ел буена Билгесез солдат кабере дип атала. Каберлек янында пионерга һәм комсомолга кабул иткәннәр. Обелискка: «Синең исемең билгесез, батырлыгың мәңгелек, капитан», – дип язылган булган.

Исеме ачыклангач, 2000 елда мәктәптә музей оештырыла. Капитан Кәримовның кабере Белоруссия дәүләте тарафыннан «Хәтер китабы. Хәрби каберлекләр» китабында Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре исемлегенә, Татарстанда «Казахстан татарлары» энциклопедия белешмәсенә кертелә. Атырау шәһәрендә, Волковичи авылында батыр сугышчы исемендәге урам бар.

Без шулай ук «Рыленки» һәм «Петреки» мемориалларында булдык. Анда 9,5 мең совет солдаты җирләнгән. Арада танылган татар композиторы Фәрит Яруллин да бар. Ул 1943 елның октябрендә Дубровенск районында һәлак була. Район үзәге булган Дубровно шәһәрендә Фәрит Яруллин исемен йөрткән сәнгать мәктәбе 2017 елда ачыла. Мәктәп бакчасында композиторга һәйкәл куелган. Районның төбәк тарихын өйрәнү музеенда композиторга багышланган аерым бүлек тә эшли. Анда аның берничә фотографиясе, биографиясе, ноталар, «Шүрәле» балеты афишалары, һәйкәл ачу тантанасыннан фотолар бар. Копти авылында да һәлак булган татарларга аерым мемориаль такта куелган. Анда 10 меңнән артык татар һәлак булганлыгы язылган. Белоруссиядә ятып калган татар сугышчылары – Советлар Союзы Геройлары исемлеге дә уеп язылган.

Татар икәнлекләрен белмиләр

Брест крепостенда без, Бөек Ватан сугышы башлангач та, СССР чикләрен саклаучылар, Белоруссияне азат итүчеләр арасында татарларның роле искиткеч зур булуына тагын бер кат инандык.

Брест оборонасы герое Петр Гавриловның татар милләтеннән булуын, мәсәлән, бик күпләр белми. Белоруссиядә бу темага кандидатлык диссертациясе яклаган Светлана Грибова, Петр Михайловичның татар милләтеннән булуы ачыклангач, бик гаҗәпләнгән. Шулай ук Кызыл Армиянең инженер гаскәрләре генералы, Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышевның нәсел тамырлары татарларга барып тоташуы турында да сөйләштек. СССРның көнбатыш чикләрендәге, беренче чиратта Брест крепостендагы, Белосток һәм Гроднодагы оборона корылмалары аның исеменә бәйле. Ул 1941 елдан алып 1945 елга кадәр әсирлектә була, фашистларга бирелмичә, үзен геройларча тота. Аны җәзалап үтерәләр. Илебезнең кайбер шәһәр-бистәләрендә урамнар, Омск шәһәрендә аэропорт аның исемен йөртә. Советлар Союзы Герое Василий Чуйковның да татар милләтеннән икәнлеген күбебез белеп бетермидер, мөгаен. 1939 елдан Белоруссия фронтында 4 нче армияне җитәкли. Көнбатыш Белоруссияне азат итүдә катнаша. Казандагы бер зур урам аның исемен йөртә.

Белоруссиягә китәр алдыннан, мин «Җиңү» орденына лаек булган бердәнбер армия генералы Алексей Антонов язмышы белән дә кызыксынган идем. Мондый бүләк нигездә маршалларга гына бирелгән. Википедиядә аның милләте «татар» дип язылган. Үзе Гродно шәһәрендә туган. Без сәяхәттә вакытта бу шәһәрдәге дәүләт тарих-археология музеенда булдык. Алексей Антоновка багышланган бүлеккә кергәч, музей хезмәткәрләре аның тәгаен татар милләтеннән булуын әйттеләр. Герой хөрмәтенә Гроднодагы 11 нче мәктәпкә һәм бер урамга исеме бирелгән. Әле без Белоруссиядә чакта җирле телевидеиедән аның тормышы һәм хәрби эшчәнлеге турында тапшыру булган иде. Кызганыч, алып баручы геройның милләте турында бирелгән сораудан читкә китте… Димәк, безгә милләттәшләребезне ачыклау буенча эшләргә дә эшләргә әле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*