tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алты яшьтә өйрәнелгән тел алтмышта да онытылмый
Алты яшьтә өйрәнелгән тел алтмышта да онытылмый

Алты яшьтә өйрәнелгән тел алтмышта да онытылмый

Балаларга татар телен мәктәпкәчә яшьтән үк үзләштерүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Ниһаять, балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү тиешле дәрәҗәгә куелды. Берничә ел элек эшләнгән яңа заманча программалар бу эшне нәтиҗәле итеп оештырырга мөмкинлек бирде.

18 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казанның 60нчы санлы балалар бакчасында һәм 396нчы балалар үсеш үзәге – балалар бакчасында кунакта булды. Максатлары икетеллелекне үстерү өлкәсендәге иң алдынгы методикалар һәм педагогик алымнар белән танышу иде. Парламент вәкилләре тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре белән очрашудан, балалар белән аралашудан бик канәгать калган — нәниләргә телләр өйрәтүдә чын-чынлап алга китеш барына инанган алар. Шул ук вакытта мәктәпкәчә тәрбия йортларында бер төркем проблемалар булуы да ачыкланган.

Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр” турындагы канун һәрчак игътибар үзәгендә булды һәм бүген дә бу мәсьәлә күз уңыннан төшми, хәтта актуальләшә бара дип билгеләде. Әмма законны гамәлгә ашыруда кыенлыклар бик күп булганын һәркайсыбыз белә. Депутат фикеренчә, төп проблемалар телләрне үстерү программаларының бик чамалы финанслануы белән бәйле булган. Киләсе елдан вәзгыять уңай якка үзгәрәчәк – бюджетта дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә 164 миллион сум акча каралган.

Татарстан дәүләт телләрен балалар бакчаларында куллану турында Татарстан Премьер-министры — Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде. Аның сүзләренчә, республикабызда татар телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәтүдә системалы эш оештырылган. 2013 елның 1 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1951 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда 190 мең бала тәрбияләнә. Бакчаларның 823-е – татар тәрбия йортлары, 616 мәктәпкәчә учреждениедә исә татар төркемнәре оештырылган.

2012 елны барлык тәрбия йортларында ике дәүләт телен өйрәтү буенча яңа уку-методик комплектлар кулланыла башлады. Алар балаларга телләрне өйрәнүне кызыклы итеп оештырырга мөмкинлек бирә дип билгеләнде. Аралашу аша телне үзләштерүне күздә тоткан бу комплектлар тәрбиячеләр тарафыннан да югары бәяләнә. Нәниләргә дәресләрне тагын да мавыктыргыч итү өчен киләсе елны барлык балалар бакчаларын ноутбуклар һәм мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырыла.

Шул ук вакытта мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә проблемалар да юк түгел. Төп кыенлык булып тәрбия йортлары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе кала. Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикабызда тәрбиячеләр әзерләү буенча өч төп үзәк булачак – беренчесе Арчада, икенчесе – Минзәләдә, өченчесе – республиканың көньяк-көнчыгышында.

Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы белән вәзгыять соңгы елда уңай якка үзгәрде. Хәзер аларга уртача 20-25 мең сум түләнә. Әмма кече тәрбиячеләрнең хезмәт хакы әле дә 6-8 мең сум дәрәҗәсендә кала. Алдагы елда аларны да кайгырту күздә тотыла.

Балалар бакчасы хезмәткәрләрен татар теленә өйрәтү (бүген тәрбиячеләрнең 38 проценты татарча белми), балалар бакчаларын татарча сөйләшүче курчаклар белән тәэмин итү (алар Кытайда җитештерелә һәм кибетләрдә сатуда бар икән инде), кече яшьтәге нәниләр өчен татарча китаплар бастыру кебек мәсьәләләр дә хәл итүне сорый.

Гүзәл Насыйбуллина, “Интертат” ЭГ
фото: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*