Быел «Алтын Каләм» фестивале 29 нчы тапкыр журналистика белән кызыксынучы балаларны бер урынга туплады. Бүгенге көндә яшүсмерләр «Идел» яшьләр үзәгендә көч сынашалар. Ә хәзер барысы турында да тулырак.
Бәйгегә барлыгы 356 гариза җибәрелгән, шуларның 67се финалга узган. Моңа кадәр катнашучылар белән онлайн-дәресләр уздырылган, өй эшләре дә бирелгән. Юнәлешләр санына килсәк, алар – 8: рус телендә басма журналистика, татар телендә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Һәрбер юнәлешнең үз остазы бар.
2 ел дәвамында мин дә әлеге фестивальдә татар телендә басма журналистика юнәлешендә актив катнаштым. Юнәлешләр саны арткан, шулай ук фестивальгә кадәр дә яшь журналистлар белән актив эш башкарыла. Ул елларны без ике төркемгә бүленеп эшли идек. Хәзер исә әлеге юнәлештә балалар саны шактый кимегән. Бары тик 6 гына катнашучы, әмма шунысы сөендерә алар арасында ике егет тә бар. Төннәр буе газеталар чыгару әле дә актуаль.
Татар басма журналистикасының остазы – Рәмис Латыйпов. Ул быел икенче тапкыр катнашучылар белән тәҗрибәсе белән уртаклашып, аларга төпле киңәшләрен бирә. «Мин узган ел беренче тапкыр остаз буларак катнаштым. Һәм быел белән чагыштырганда, кайбер үзгәрешләрне ассызыклап узар идем», – ди ул.
– Узган ел программа искиткеч тыгыз иде. Әйтик, бер-бер артлы тезелеп киткән пресс-конференцияләр, чыгышлар. Әле шул ук ваккытта газета да чыгарырга кирәк. Һәм мин чараларның санын азайтырга тәкъдим иткән идем, чөнки барлык эшкә дә өлгереп бетеп булмый. Быел исә программада буш вакытлар бар. Узган елны әлеге юнәлештә 8 катнашучы булса, быел – 6. Мине әлеге саннарның кими баруы бик борчый. Минем теләгем – барлык юнәлешләрнең дә татар телле булулары. Аларны икегә бүлеп тә эшләп була: берсендә эшчәнлек рус телендә алып барыла, икенчесендә – татар телендә. Конкуренциягә килгәндә, ул кеше саны күп булганда яхшырак күзәтелә. Мәсәлән, узган ел белән чагыштырганда, 2 кешенең булмавы да сизелә. Кешеләр бер-берсенә карап үсәләр, үзләрен камилләштерәләр. Мине иң сөендергәне ул – безнең юнәлештә ике егет булуы. Бу өмет уята, чөнки редакциядә баланс булырга тиеш»
Фестивальнең төп кешеләре – каләмчеләр белән дә сөйләшеп кайттык. Мәсәлән, Азалия Сабитова быел 4 нче тапкыр катнаша. «Мин 4 ел буе татар басма журналистикасына тугры булып калдым, гәрчә фестиваль кысаларында юнәлешләрне алмаштыру бик актуаль һәм файдалы булса да. Үземне бары тик басма татар матбугатында гына күрдем», – дип сүзен башлады Азалия.
– Беренче тапкыр килүчеләргә киңәшем – үзеңне борчыган сорауларны, темаларны, идеяларны алдан ук уйлап килегез. Нәрсә булса да төртеп килсәгез, югалып калмас өчен яхшы булачак. Газета бастырганда, приоритетка фестиваль белән бәйле булган язмалар сайланыла, чөнки төп аудитория – биредә катнашучы каләмчеләр».
«Алтын Каләм» фестивалендә үзләрен беренче тапкыр сынап караучылар арасында Ислам Гәрәев тә бар. ««Алтын Каләм» фестивалендә быел беренче тапкыр катнашам. Аның турында ВК социаль челтәре аша белдем, соңыннан укытучым тулы мәгълумат бирде һәм миндә кызыксыну хисе уянды», – дип сөйләде Ислам.
– Мин үземне һәрьяклап сынап карарга уйлыйм, шуңа да татар басма журналистикасы юнәлешен сайладым. Без әле телебезне саклаучылар да бит. Мин үз сайтымны булдырып, туган телемне саклауга зур өлешемне кертергә уйлыйм. Биредә һәр буынга игътибар бирелә. Әйтик, балалар өчен татар телендәге мультфильмнар тәкъдим ителә. Зурраклар өчен олимпиадаларга әзерләнү, өлкән буын вәкилләре өчен балаларны тәрбияләү буенча курслар бар. «Алтын Каләм»дә миңа төнгә кадәр эшләвебез истә калачак. 3 көн буе без йокламадык. 1-2 сәгать кенә йокы эләкте.
Айгөл Әхмәтҗанова исә үзен быел икенче юнәлештә сынап карарга теләгән. «Ике ел татар басмасында һәм быел беренче тапкыр телевидение юнәлешендә көч сынашам», – ди ул.
– «Телевизионщик»ларга карый идем дә, алар гел «движ»да, хәрәкәттә иделәр. Ә без, ягъни басма журналистикасындагылар, гел бүлмәдә утыра идек. Шулай ук каләм тибрәтүчеләр һәрберсе үзе өчен яза, ә без команда булып, берләшеп эшлибез. Әлегә монтаж авыррак бирелә, тик миңа бик кызык. Интервьюлар алырга бик яратам. Мин журналистиканы түгел, ул мине үзе сайлады. Шуңа күрә киләчәгемне әлеге һөнәр белән бәйләргә теләр идем.
Телевидение һәм видеоблогинг юнәлешен җитәкләүче Рүзәл Әхмәдиевның тәүге тәҗрибәсе белән дә танышып узыйк. «Бирегә беренче тапкыр остаз буларак киләм», – дип сүзен башлады остаз.
– Килер алдыннан балалар икенче төрлерәк булырлар дип уйлаган идем. Катнашучылар мине яхшы мәгънәдә шаккатырдылар. Алар олыларча фикер йөртәләр, эшкә җаваплы карыйлар. Куелган максатларга ирешкән вакытта, үзләренең иҗади карашларын, креативлыкларын да кушалар. Шуңа күрә нәтиҗәсе дә сөендерә. Күп эшне үземә эшләргә туры килер дип уйлаган идем, әмма без команда буларак бик тиз оештык. Һәркем үз эшен белә, башкаларга комачау итми. Конкуренция дә сизелми. Тапшырулар рус телендә эшләнелә. Әгәр дә инде татар телендә эшлибез дип килсәләр, мин бу эшне, әлбәттә, хуплаячакмын. Монда бит әле специалистның да ана телен яхшы белүе зарур. Без – алар өчен үрнәк!
Яшүсмерләрне һәрьяклап ача, дөньяга таныта торган «Алтын Каләм» фестивале һәрвакыт яшәсен һәм журналистика «җене кагылганнарны» үзендә туплап торсын!
Чыганак: yalkyn.ru