tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алтын каләм” фестиваленең нәтиҗәләре билгеле
“Алтын каләм” фестиваленең нәтиҗәләре билгеле

“Алтын каләм” фестиваленең нәтиҗәләре билгеле

2020 елда “Алтын каләм – Золотое перо” фестиваленә 25 яшь тулды. Быел ул гадәттәгечә “Идел” яшьләр үзәгендә узды. Илебездә пандемия булуга карамастан, фестивальдә 120 яшүсмер катнашты.

“Алтын каләм”дә  журналистлар 8 юнәлеш буенча көч сынаштылар : татар һәм рус матбугаты, телевидение, дизайн һәм вёрстка, радио, фотожурналистика. Ассызыклап узарга кирәк, фестивальнең юбилей елында тагын ике юнәлеш өстәлде – “SMM” һәм “Видеоблогинг”.

Коронавирус булу сәбапле, быел яшьләр үзәге территориясеннән чыгу тыелган иде, ягъни интервью, репортаж ише материаллар да биредә генә әзерләнде. Шулай ук яшь журналистларга футболка, кепка, блокнот, ручка гына түгел, ә антисептик һәм маска кебек саклык чаралары да бирелде. Һәрдаим катнашучыларның тән температураларын үлчәп тордылар. Остаханәләрне күп  кунаклар актлар залында уздырды, ә фестивальгә килү мөмкинлеге булмаганнар безнең белән “Zoom” аша аралашты.

Фестивальнең 5 көне дә файдалы, продуктив үтте. Аз йоклауга карамастан, һәр юнәлеш журналистлары үз эшләрен югары сыйфатта башкарды. Соңгы көнне “Алтын каләм”нең  бүләкләү тантанасы узды. Бу көн һәркем өчен дулкынландыргыч булды. Гран-прига  Арча районыннан Рүзәл Шәрипов (татар матбугаты) һәм Түбән Камадан Илья Ковязин (рус матбугаты) лаек дип табылды. Алар Казан федераль университетының «журналистика» белгечлегенә укырга керә алачак!

Алсу Касыймова

yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*