Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы нигезендә куелган нәфис фильмның премьерасы «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале кысаларында үтте. Залда Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым һәм фильмны төшерүче команда да бар иде.
«Рәхмәт – елаттыгыз, димәк, әйбәт. Минем уйлавымча, бу залда еламыйча калган кеше булмагандыр, булса да, сирәктер. Әти әсәренең рухын саклагансыз – рәхмәт. Миңа калса, бик уңышлы, матур фильм», – диде Әлфия Миңнуллина фильмны карагач.
Фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова тамашачыны фильмның режиссеры Ирек Хафизов, икенче режиссер Юлия Захарова, катнашучы актрисалар – Мәдинә Гайнуллина, Әдилә Хәсәнова, Кадрия Вәлиева, Юлия Маширова һәм башкалар белән таныштырды.
«Барыгызны күрергә шатбыз, безнең премьерага заллар тутырып килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Олуг зур рәхмәтемне Миләүшә Айтугановага, сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиевага һәм үзебезнең командадагы талантлы кызларыбызга әйтәм», – диде фильмның режиссеры Ирек Хафизов.
«Бу фильм күңелләрегездә җылы тәэсирләр калдыргандыр. Без үзебездә булган җылы хисләрне сезнең белән бүлешергә теләдек. Мин әлегә ана булмасам да, үземдә ана инстинкты бардыр – фильмда төшкәндә мин аны тойдым», – диде Валентина ролен башкарган Юлия Маширова.
«Әниләр һәм бәбиләр» фильмы «Тулы метражлы нәфис фильмнар» номинациясендә «Алтын минбәр» кинофестиваленең төп программасына кергән. Әлеге фильм премьера алдыннан Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында күрсәтелде. Фильмның Мәскәү тамашачысы тарафыннан җылы кабул ителүе хакында кинофорумның сайлап алу комиссиясе җитәкчесе Нина Кочеляева да әйтте.
- «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале 5 сентябрьдә Камал театрының яңа бинасында ачылды. Ябылу тантанасы 9 сентябрьгә билгеләнгән.
- Кинофестивальнең конкурс программасында 22 илдән 54 фильм катнаша. «Тулы метражлы нәфис фильмнар», «Кыска метражлы нәфис фильмнар», «Документаль фильмнар» һәм «Анимацион фильмнар» номинациясендә 10ар фильм булса, «Милли конкурс»ка 14 фильм кергән.
Чыганак: tatar-inform.tatar