tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Алтын минбәр»не оештыручылар кинофестивальне ачу һәм ябу мәйданчыкларын игълан итте
«Алтын минбәр»не оештыручылар кинофестивальне ачу һәм ябу мәйданчыкларын игълан итте

«Алтын минбәр»не оештыручылар кинофестивальне ачу һәм ябу мәйданчыкларын игълан итте

«Алтын минбәр» XX Казан халыкара кинофестивале 6 сентябрьдә Казан Ратушасында ачылачак, ә ябылу тантанасы 11 сентябрьдә Камал театрында узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә чараны оештыручылар сөйләде.

«Алтын минбәр» Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы 11 сентябрьдә, узган елдагыча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 18.00 сәгатьтә узачак. Без инде ябылуга билетларны сатуга чыгардык. Алар Камал театры сайтында бар. Бәясе адекват – 300, 400, 500 сум», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова.

Ябылу тантанасында төрек актерлары катнашачак, шулай ук танылган Россия актерлары киләчәк, дип өстәде «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. Аларның исемнәрен исә оештыручылар әлегә сер итеп саклый.

Шул ук вакытта ул ачылу тантанасының, кагыйдә буларак, күп санлы тамашачыларны күздә тотмый торган камералырак чара булуын искәртте.

«Ачылышка фестивальдә катнашучылар – үз фильмнарын тәкъдим итүчеләр килә. Бу быел Ратушада 6 сентябрьдә үтәчәк, әмма тантана алдыннан кызыл келәм узачак, анда барлык актерларны күреп булачак. Моннан тыш, быел алар белән фотога төшәргә мөмкин була – без ачылыш тантанасына киләчәк актерлар белән фотозона булыр, дип ниятлибез», – дип белдерде Айтуганова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*