«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең халыкара Кинопроектлар питчингы шорт-листы игълан ителде.
Шорт-лист Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән авторлар тарафыннан тәкъдим ителгән 14 уникаль һәм төрле пландагы проектны үз эченә ала. Конкурсантларның мөһим үзенчәлеге булып Татарстан Республикасы белән иҗади көчләрне берләштерергә омтылу тора, бу исә төбәкара партнерлыкның һәм мәдәни казанышлар белән алмашуның әһәмиятен ассызыклый.
Проектларны халык алдында тәкъдир итү һәм яклау 7 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында узачак.
Быел Халыкара питчингны оештыручылар тарафыннан катнашуга 108 гариза теркәлгән. Татарстан Республикасы копродукциясе Россия Федерациясенең 23 иле һәм 22 субъекты белән белдерелгән.
Исегезгә төшерәбез, «Алтын Мөнбәр» фестивале Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Россия – Ислам дөньясы»стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.
Чыганак: mincult.tatarstan.ru