ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Алтын туй — олы мәхәббәтнең чагылышы
Алтын туй — олы мәхәббәтнең чагылышы

Алтын туй — олы мәхәббәтнең чагылышы

Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Менә Самара өлкәсе Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Әбүзәр Гәрәй улы һәм Әлфия Минетдин кызы Гәрәевлар да, ихлас сөюләрен кадерләп саклап, 50 ел бергә гомер итәләр. Декабрь аенда Алтын туйларын билгеләп үттеләр алар.

Тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып, иңне иңгә куеп атлаучы бу матур парны котларга балалары, якыннары, авыл башлыгы Идрис Муллабаев, җирле Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары килгән иде. Алар күңелләре нечкәреп, күзләрендә шатлык яшьләре ялтыраган Әбү-зәр әфәндегә һәм Әлфия ханымга изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Аннары мул чәй өстәле янында юбилярлар яшьлек елларын искә төшереп утырдылар.

Әйе, олыгайган көннәргә кадәр пар канатлы булып яшәү — сирәкләргә генә тия торган олы бәхет, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк ул. Тормыш мәшәкатьләре артта калган, балалар урнашкан, хәзер яшьлек хатирәләрен яңартып, ирешкән үрләргә, гомернең заяга узмавына сөенеп яшисе дә яшисе.

“Гаилә — кеше изгелек кылырга өйрәнергә тиешле тирәлек”, — дип язган бөек педагог В.А. Сухомлинский. Гәрәевлар үзләре дә шушы гыйбарә буенча яшиләр, өч малайларын да шул рухта тәрбияләгәннәр алар.

Әбүзәр Гәрәй улы Гали авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үсә.
— Балачагыбыз авыр елларга туры килсә дә, әтиебез кибетче булып эшләгәч, ачлык-ялангачлыкта үсмәдек, әлхәмдүлилләһ, — дип искә ала ул.

Мәктәпне тәмамлагач, 1968 елда егет Куйбышевның авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгечне юллама буенча Смоленск өлкәсендә урнашкан “Бехтеевский” совхозының терлекчелек сәнәгате трестына җибәрәләр. Биредә билгеләнгән еллар эшләгәч, Әбүзәр туган якларына әйләнеп кайта һәм Мәчәләй авылының Вахитов исемендәге колхозына баш агроном булып урнаша. Җаваплы, тырыш, белемле хезмәткәр булган Гәрәевны Похвистнево районының партия комитетына 3 нче сәркатиб итеп билгелиләр. Ә биш елдан соң ул туган авылына, Тарзеев исемендәге колхозга шулай ук партком сәркатибе итеп күчерелә. 1986 елда исә милләттәшебезне колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Күмәк хуҗалык җитәкчесенең эше җиңелләрдән булмый, әлбәттә. Урып-җыю чорында бер таңнан икенчесенә кадәр эшләгән вакытлары күп була аның.

Чыганак: https://samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*