Мордовиядә предметлар олимпиадаларының регион турлары дәвам итә. 2025 елның 13-14 январында Саранск шәһәрендә 9-11 сыйныф укучылары арасында туган телләр – мукшы, әрзә, татар һәм әдәбиятлары буенча олимпиадаларның республика турлары узды. Татар теле һәм татар әдәбияты предметларын Мордовиянең сигез район мәктәбендә өйрәнәләр дигән мәгълуматны Елена Михайловна Наумова, Мордовиянең «Педагог 13.ру» этномәдәни лабораториясе мөдире әйтте.
Татар теле олимпиадасының республика турында барлыгы 21 заявка биреп 17 укучы катнашса, татар әдәбияты турына 26 бирелгән заявкадан 17 укучы катнашкан.
Татар теле буенча 9 класслар арасында олимпиаданың республика туры җиңүчесе Ләмберә районы Татар Тавла урта мәктәбе укучысы Салькаева Сафина.
Призерлары – Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укучылары Байчурина Надия белән Бадамшина Амина һәм шул ук районның Большие Полянкы төп мәктәбе укучысы Кильдеева Аделина.
10 класслар арасында җиңүче Абуткина Аэлина, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укучысы. Шул ук районнан Большие Полянкы төп мәктәбе укучысы Кильдеева Аделина белән Дубенки районы Кочкурово урта мәктәбе укучысы Рахметуллова Карина – призерлар.
11 класслар арасында җиңүче Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе укучысы Бикмурзина Зухра. Призерлар – Бадретдинова Хабиба, Ләмберә районы Аксен урта мәктәбе укучысы белән Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе укучысы Сафарова Зухра.
Татар әдәбияты буенча 9 класслар арасында олимпиаданың республика туры җиңүчесе Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе укучысы Карабанов Салават белән шул ук районның Татар Тавла урта мәктәбе укучысы Салькаева Сафина. Призерлар – Байчурина Надия, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укучысы белән шул ук районнан Большие Полянкы төп мәктәбе укучысы Кильдеева Аделина.
10 класслар арасында җиңүче Кадошкино районы Большие Полянкы төп мәктәбе укучысы Кильдеева Аделина. Призерлар – Баляев Дамир, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе укучысы белән Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укучыссы Абуткина Аэлина.
11 класслар арасында җиңүчеләр- Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе укучысы Сафарова Зухра белән Бадретдинова Хабиба, Ләмберә районы Аксен урта мәктәбе укучысы. Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе укучысы Бикмурзина Зухра – призер.