tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ана теле» онлайн мәктәбе җитәкчесе: Башка бер милләтнең дә шундый онлайн мәктәбе юк
«Ана теле» онлайн мәктәбе җитәкчесе: Башка бер милләтнең дә шундый онлайн мәктәбе юк

«Ана теле» онлайн мәктәбе җитәкчесе: Башка бер милләтнең дә шундый онлайн мәктәбе юк

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, «Ана теле» онлайн мәктәбенең академик җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова яңартылган платформаның үзенчәлекләрен әйтте.

«Россиядә күпме милли тел бар, ләкин бер милләтнең дә шундый онлайн мәктәбе юк», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында.

«Ана теле» онлайн мәктәбенең 9 дәрәҗәсе бар. Татар телен өйрәнергә теләүче татарлар һәм башка милләт вәкилләре шушы мәктәпкә теркәлеп, 1нче дәрәҗәдән 9нчы дәрәҗәгә кадәр барып җитә ала. Һәр дәрәҗәдә 8 тема. Алар гадидән – катлаулыга принцибына нигезләнеп сайланган.

«1,2 нче дәрәҗәләрдә укучылар гаилә, эш, уку, төсләр, саннар кебек тамаларны өйрәнсәләр, алга таба кибеттә, кафеда дуслар белән аралашу һәм башка шундый темаларга күчә башлыйлар. 8-9 нчы дәрәҗәләр тел өйрәнүчеләргә татар халкының мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате, күренекле шәхесләре, бүгенге Татарстан Республикасы турында киң мәгълүмат җиткерә. 1дән алып 9нчы дәрәҗәгә кадәр татар телен өйрәнүчеләр тел, сөйләм, этномәдәни компетенциягә ия булалар», – диде Кадрия Фәтхуллова.

Сөйләм эшчәнлегенең төп дүрт төре – тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуны исәпкә алып, һәр бүлектә 4 дәрес урнаштырылган.

«Укучылар белемнәрен арттыра һәм коммуникатив күнекмәләргә ия булалар. Һәр дәрестә күнегүләр урын алган. Татар телен өйрәнүчеләр темага бәйле лексиканы, фонетик, лексик, грамматик материалларны да үзләштерәләр. «Үзегез турында языгыз, сөйләгез», «җөмләләрне эзлекле рәвештә урнаштырыгыз», «рәсемнәрне сүзләр белән тәңгәлләштерегез» кебе күнегүләр бар. Һәр дәрәҗә ахырында тест урнаштырылган. Аны узган укучы үзенә сертификат алырга хокуклы. Шәхси кабинетка кереп, сертификатны ала», – дип аңлатты белгеч.

Ул платформаның төпле, җиңел, аңлаешлы эшләнүе, грамматик лабораториясе, кыскача теоретик материал һәм мисаллары белән әлеге мәктәпне уникаль дип атады. «Ун ел дәверендә җанлы аралашу дәресләре алып бардык. Онлайн рәвештә татар телен өйрәнгән Парижда, Петербургта яшәүче кешенең татарча сөйләшеп карыйсы килә, шуңа әлеге платформада җанлы аралашу дәресләре булачак», – диде Кадрия Фәтхуллова.

Ул төрле елларда онлайн мәктәптә татар телен өйрәнгәннәр хәзер кабат теркәлгәннәрен әйтте. «Татар телен өйрәнүләрен дәвам итәләр. Платформада өйрәнү барышында проблема юк, диделәр», – дип әйтте доцент.

https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*