tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ана телебез һәм милли мәдәниятебез сагында
Ана телебез һәм милли мәдәниятебез сагында

Ана телебез һәм милли мәдәниятебез сагында

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда ана теле укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре, милләт җанлы эшмәкәрләр, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, дин әһелләре катнашты. Утырышның көн тәртибенә ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм киләсе елга эш планын кабул итү мәсьәләсе куелган иде.

Россия дәүләт гимны яңгыраганнан соң, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин башкарма комитет утырышында катнашучыларны сәламләп, мәктәпләрдә туган телебезне өйрәнү проблемасына тукталды. Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсенең белем бирү оешмаларында барлыгы 15 меңнән артык татар баласы укый, шуларның 5 меңгә якыны гына татар телен фән буларак яки факультативларга, түгәрәкләргә йөреп өйрәнә. Димәк, 10 мең тирәсе татар баласы Тукай белән Җәлилнең кем икәнен белмичә, милли мәдәниятебездән читләшеп, тарихыбызны, данлыклы шәхесләребезнең тормыш юлын өйрәнмичә үсә, дип тирән борчылуын белдерде Рамис Фарук улы. Ул шулай ук районнардагы татар иҗат коллективларын милли костюмнар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кабыргасы белән куйды. Татар бәйрәмнәрендә катнашучы, кунаклар каршы алучы балаларның костюмнары затлы, матур һәм килешле булырга тиеш, диде ул. Өлкә татарларының лидеры “Өмет” газетасына язылу проблемасын да күтәрде. Бердәнбер татар басмасын саклап калу өчен аңа район автономияләре рәисләре, башкарма комитет әгъзалары һәм милли оешмалар активистлары язылырга бурычлы, дип белдерде мохтарият җитәкчесе.

Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү кирәклеге турында кыскача вәгазен җиткерде.

“Бүген өлкәбезнең күпчелек мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча курслар эшләп килә. Анда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп йөри. Ә мәктәпләрдә “Ислам мәдәнияте нигезләре”н өйрәнү мөмкинлеге бар. Моның өчен ата-аналар белем бирү оешмасы җитәкчесе исеменә гариза язарга тиеш. Шулай ук өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы белән килешү нигезендә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында татар-мөселман балаларын хәләл ризыклар белән тукландыру мөмкинлеге тудырылды. Үзләрен татар-мөселман итеп санаган әти-әниләр бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыксыннар – директор исеменә гариза язсыннар иде. Сөекле Пәйгамбәребез хәдисендә әйтелгәнчә, хәрәм ашап үскән бала ата-анасын тыңламас, тәмуг уты өчен утын булыр, Аллаһы Тәгалә шулардан сакласын”,- диде мөфти хәзрәтләре.

Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова белдерүенчә, автономия, Татар мәдәният үзәге, “Өмет” газетасы редакциясе белән 17 нче милли китапханәнең һәрчак бергәләп, аңлашып, кулга-кул тотынышып эшләвенең нәтиҗәсе күз күренерлек: барлык милли-мәдәни чаралар, төрле конкурс һәм фестивальләр оешкан төстә, югары дәрәҗәдә, күпләргә үрнәк булырлык уза. Хәзер инде традициягә кергән “Гакыйль Сәгыйров укулары”, “Иң яхшы ана теле укытучысы” конкурсы, Сембер шагыйрьләренең шигырьләрен уку һәм “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” бәйгеләре әнә шундыйлардан. Әлфия Сәмиулла кызының тәкъдиме дә җитди яңгырады: барлык татар теле укытучылары да милли киемнән йөрергә тиеш.

Автономиянең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Сафина Татар мәдәният үзәгенең өлкә автономиясе белән берлектә тормышка ашырган проектларына тукталып үтте. Татар теле һәм мәдәнияте көннәренә, Барый Тарханов исемендәге үзешчән театрлар фестиваленә, данлыклы сәнгать әһелләренә багышланган кичәләргә бергәләп әзерләнәбез, аларны күмәкләшеп үткәрәбез, диде ул.

Ә Чардаклы үзәк район китапханәсе директоры, бистәнең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, “Гордость нации” премиясе лауреаты Венера Залалетдинова үзенең гаиләсе белән СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда катнашуы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

“Өемдә ике автоклав бар, улларым белән менә шунда хәләл иттән күп итеп боткалы тушенкалар ясыйбыз. “Ак калфак” кызлары белән мәчеттә җыелып, фронтка җибәрү өчен чәкчәк әзерлибез, токмач кисәбез. Балаларым шулай ук солдатларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк браслетлар үрәләр”,- диде ул.

Венера Ривгат кызы сөенечле хәбәре белән уртаклашты: киләсе елда РФ Президентының мәдәни инициативалар фондыннан бүлеп бирелгән грант акчасына татар мәдәнияте һәм сәнгатенә багышланган фестиваль үткәрәчәкләр.

Инза районы “Ак калфак” оешмасы рәисе Илүсә Коломак та татар хатын-кызларының гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары хакында җиткерде. Ике меңнән артык окоп шәме ясаганнар икән, шулай ук мул итеп чәкчәк әзерләгәннәр. Мәчеткә җыелып ифтарлар уздырабыз, Труслейка интернатында көн күрүче авыру сабыйларны татлы күчтәнәчләребез белән сөендерәбез, ди Илүсә ханым.

Ә Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева бердәнбер татар мәктәбенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре өчен өлкә һәм шәһәр автономияләренә, Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына, өлкә мәгариф үсеше институтына һәм “Өмет” газетасы редакциясенә рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Хәзер әлеге мәктәптә 305 бала укый, татар теле һәм әдәбияты 1-11 классларда аерым предмет буларак өйрәнелә, укучылар төрле олимпиадаларда һәм милли чараларда актив катнашалар. Үзебезнең автономия рәисе Марат Вәлиевка аерым рәхмәт әйтәсем килә, диде мәктәп директоры. Димитровград татар автономиясе җитәкчесе Марат Вәлиев исә 22 нче мәктәп коллективының тырышлыгына соклануын белдерде. 22 нче мәктәп – Мәләкәс татарларының горурлыгы, диде ул. Мәләкәс районы башлыгы, җирле автономия җитәкчесе Азат Мидаров эшмәкәрләр ярдәмендә Сабантуй бәйрәме, район күләмендә ифтар, корбан мәҗлесләре үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ата-аналар балаларын татар түгәрәкләренә һәм факультативларына йөртсеннәр өчен алар арасында аңлату эше алып барырга кирәк, бүген безнең алдыбызда менә шундый бурыч тора, диде Азат Рәшид улы.

Заволжье районы татар автономиясе җитәкчесе, “1 нче мәхәллә” рәисе Рафаэль Назмутдинов автономиянең чираттагы утырышын Яңа шәһәрдә уңышлы гына эшләп килүче Ислам мәдәни-агарту үзәгендә уздырырга тәкъдим итте.

“Власть органнары, Казаныбыз, үзебезнең эшмәкәрләр ярдәмендә мәхәллә бинасын капиталь ремонтлау эшләрен киң күләмдә алып барабыз. Тиздән 30 сабыйга исәпләнгән мөселман балалар бакчасы ачылачак. Бүген 35 бала һәм 60 өлкән яшьтәге кеше дин дәресләренә йөри. 120 малай спорт залыбызда татарча көрәш серләрен үзләштерә. Татар халкы тормыш-көнкүреш музееның ишекләре һәркемгә ачык. Танылган меценат Камил Мусин ярдәмендә шахмат клубы булдырдык. Тиздән мәхәллә йортында СВО геройларына багышланган һәйкәл пәйда булачак”,- дип сөйләде Рафаэль хаҗи.

Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина өлкә һәм район автономияләре, мәчетләр тарафыннан оештырылган барлык чараларда актив катнашулары, илебез язмышына битараф булмыйча, СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуга зур өлеш кертүләре өчен милләт җанлы гүзәл затларга рәхмәтләрен юллады.

Ә Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск өлкә бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов автономия активистларын, барлык милләттәшләребезне “Өмет” газетасына язылырга өндәде. 36 еллык тарихы булган бердәнбер милли басмабызны замана җилләреннән ышыклап, ничек булса да саклап калыйк, үзебез язылыйк һәм туганнарыбызга, дусларыбызга, күршеләребезгә яздырыйк, диде ул. Шәфикъ ага ай саен “Өмет”тә шигърият сәхифәсен бастырып килгән һәм “Сембер язлары” альманахын әзерләүгә зур өлеш керткән өчен редакция коллективына рәхмәт сүзләрен дә ирештерде. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов аның фикерен куәтләп, милли басманың кадерен белергә һәм, почта подписка бәясен күпкә арттыруына карамастан, бердәм булып язылырга чакырды. Үткән елда “Симбирский курьер” ябылды, киләсе елдан “Татарстан яшьләре” белән “Молодежная газета” чыгудан туктый, ваемсызлык, битарафлык һәм саранлык аркасында “Өмет”ебез дә шундый язмышка дучар булмасын иде, диде баш мөхәррир.

Башкарма комитет әгъзалары өлкә автономиясенең киләсе 2026 елга эш планын расладылар. Әлеге планда каралган чараларның күпчелек өлеше Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы, Бөтендөнья татар конгрессы билгеләгән Тукай елы һәм Ульяновск өлкәсендә тәгаенләнгән Акчуриннар елы кысаларында үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы планы буенча 661 чара үткәрү күздә тотыла, шуларның 26сы Ульяновск өлкәсенә туры килә, дип хәбәр итте Рамис Сафин.

Утырышта катнашучылар шулай ук киләсе елның мартында Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы отчет-сайлау конференциясен уздыру турында карар кабул иттеләр. Өлкәдә яшәүче 1 мең татардан бер делегат сайлау турында килешенде.

Утырыш фидакарь милләттәшләребезне бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Ульяновскиның 20 нче “Искринка” балалар бакчасы мөдире Иркинә Сайфутдинова шәһәр мэриясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә Димитровград рәссамы Юлия Хайрутдинова, Урта Исәнтимер урта мәктәбе укытучысы Гөлнур Мухаметова һәм Иске Кулаткы районыннан хисапчы Наилә Ягудина мохтариятнең Почет грамоталарына лаек булдылар.

Ел нәтиҗәләренә багышланган утырыш халкыбыз гимнын – Габдулла Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*