Мәләкәс районы Мөси авылы мәдәният йортында «Ана телен саклап калып үстерү, яшь буында милли үзаң тәрбияләү» дигән темага «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Фикер алышуда район җитәкчеләре, мәгариф hәм мәдәният хезмәткәрләре, өлкә татар автономиясе вәкилләре, авыл җәмәгатьчелеге катнашты.
Киңәшмәне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов ачып җибәрде hәм Мәләкәс районы татарларының активлыгына соклануын белдерде.
“Ел саен Сабантуй бәйрәмен, Татар теле hәм мәдәнияте көннәрен зурлап уздыруыгыз бары тик мактауга лаек. Татар авылларында яшәүчеләрнең сайлаулар вакытында бердәм булып дөрес тавыш бирүләренә дә шатланабыз”, – диде ул.
Рифгать Ахмедуллов Филип авылы мәктәбендә татар телен аерым фән буларак укыту мәсьәләсен җитәкчеләр алдында кабат кабыргасы белән куйды.
“Укучылар hәм ата-аналар, ана телен өйрәнү бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга комачаулый, дип уйлыйлар, бу — тамырдан ук ялгыш фикер. Шуңа күрә мәктәп җитәкчеләре hәм укытучылар алар арасында аңлату эшләре алып барсыннар иде”, – диде ул.
Район хакимияте башлыгы Сергей Сандрюков алдагы көннәрдә бу мөhим мәсьәләне шәхси контролендә тотарга ышандырды.
“Балаларда hәм ата-аналарда милли үзаң тәрбияләү юнәлешендә бергәләп, кулга-кул тотышып эшләсәк кенә уңай нәтиҗәләргә ирешербез. Һәр милләт вәкиле үзенең ана телен белергә hәм өйрәнергә тиеш”, – диде район җитәкчесе.
Ә Мәләкәс районы мәгариф идарәсе белгече Лариса Кейхер, ана телен өйрәнүне балалар бакчасында ук башларга кирәк, дип саный. Сабый мәктәп бусагасын атлап кергәндә бераз гына булса да үзенең туган телен белергә тиеш, диде ул.
Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылы имам-хатыйбы, дүрт бала атасы Фәнис хәзрәт Сәмигуллин исә, телне гаиләдә өйрәнергә кирәк, дигән фикердә. Нарасый беренче сүзләрен ана телендә яңгыратса, аны беркайчан да онытмас, диде дин әhеле.
Мукшы Күле авылы имам-хатыйбы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Гимран хәзрәт Хисмятулловның фикере дә гыйбрәтле яңгырады.
“Татар теле, милли мәдәният hәм ислам дине бергә үрелеп барырга тиеш. Ә иманлы бала ана телен өйрәнүдән беркайчан да баш тартмас”, – диде педагогик хезмәт ветераны.
Мөси авылы мәдәният йортының «Энҗеләр» балалар ансамбле җитәкчесе Гөлнәфис Сәхәбетдинова әйтүенчә, Новоселки мәктәбендә татар балалары ана телен өйрәнергә бик теләсәләр дә, белгеч булмавы сәбәпле, агымдагы уку елында дәресләр үткәрелми икән. Ул район мәгариф идарәсе вәкиленнән бу мәсьәләне чишүдә ярдәм итүен сорады.
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге хезмәткәре Лилия Кәримова Мәләкәс төбәге татарларының милли мәдәниятен саклап калып үстерү hәм яшь буынга тапшыру юнәлешендә армый-талмый эшләүче, барлык конкурс-фестивальләрдә актив катнашучы Гөлнәфис Сәхәбетдиновага рәхмәт сүзләрен ирештерде. Гимран хәзрәт Хисмәтуллов әлеге сүзләрне куәтләп, Гөлнәфис ханым дәүләт бүләгенә — атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә күптәннән инде лаек, дигән тәкъдимен яңгыратты.
Ә Татар мәдәният үзәгенең Б.Тарханов исемендәге халык театры режиссеры Гөлия Сәләхетдинова Мөси авылы мәдәният йорты карамагында театр түгәрәге оештырырга тәкъдим итте.
«Өмет» газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова утыз ел дәвамында милли басмага тугрылык саклап яшәүче Мәләкәс татарларына рәхмәт сүзләрен юллады.
“Мулловка, Новоселки, Яңа Майна, Дивный кебек бистәләрдә яшәүче татарларны да «йокыдан уятасы», милли чараларга тартасы иде. Моның өчен кызыклы очрашуларны анда ешрак уздырырга кирәк”, – диде ул.
Мәләкәс районы татар автономиясе рәисе Миннәхмәт Фәизов эшлекле тәкъдимен дә кертте.
“Районыбызда уңышлы эшләп килүче оешмалар җитәкчеләре бишәр сугыш ветеранын яисә тыл хезмәтчәнен өлкә татар гәҗитенә яздырса, бик тә саваплы эш башкарырлар иде. Шәхсән мин үзем киләсе яртыеллыкка шуның кадәр кешене яздырырга әзер”, – диде ул.
Сүз уңаеннан, Радищево районында мондый тәҗрибә бар инде. «Дворянская» агрофирмасы җитәкчесе, җирле автономия рәисе Юныс Бирюков дистә елдан артык инде hәр яртыеллыкта 15 милләттәшебезгә «Өмет» гәҗитенә подписка бүләк итә.
Миннәхмәт Әгъзам улы шулай ук газета битләрендә татар авыллары тарихын киңрәк яктыртуны сорады. Бу очраклы гына түгел, чөнки төбәк тарихын өйрәнүчеләр бүген өлкәбездәге hәр татар авылының үткәнен язу өстендә эшлиләр. Мәсәлән, Мөси авылы тарихына бәйле материалларны тынгысыз йөрәкле Гөлнәфис Сәхәбетдинова туплый башлаган. Язмаларны китап рәвешенә китерү өчен компьютер кирәк, бәлки, берәр юмарт эшмәкәр ярдәм итәр, диде ул. Гөлнәфис Галимҗан кызы чишелешен көткән тагын бер мәсьәләне күтәрде hәм район җитәкчеләреннән мәдәният йорты бинасында музей ачуда булышлык күрсәтүләрен үтенде.
Очрашу Мөси авылының хатын-кызлар советы активистлары әзерләгән тәмле коймаклар hәм бәлешләрдән авыз итеп, чәй эчү белән тәмамланды.
Рузия Хәлимова, Мәләкәс районы