Төркиянең Анкара шәһәрендә Тюрксой Халыкара төрек мәдәнияте оешмасының Орандагы үзәк йортында нугай шагыйре Кадрия Темирбулатова тууына багышланган җыелыш һәм Тюрксой ярдәме белән аның унике телдә тәрҗемә ителгән «Егетләрнең дастаны» исемле шигырь китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелгән. Бу хакта Анкарада яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут сөйләде.
«Җыелыш ачылу тантанасында Тюрксойның баш сәркатибе Дюсен Касеинов чыгыш ясады. Дагыстан Республикасы, Ногай районы башлыгы вәкиле булып катнашкан мәдәният консультанты Сабират Абубекирова шагыйрәнең тормышы, иҗаты, җыентыкта чыккан шигырьләре турында сөйләде һәм катнашучыларга Дагыстан Республикасы президентының рәхмәт хатын укыды», — диде ул.
Ләвәнт Булут сүзләренчә, шагыйрәнең тормышы бик кыска булган. «Шул кыска тормышта ул унике шигырь китабы язган. Тәүге шигырьләре район газетасы «Дала маягы» газетасында чыккан. Вафатыннан соң, 1984 елда рус телендә язган шигырьләре «Далаларның кызы» исемле китабында дөнья күргән», — дип сөйләде ул.
«Җыелышның икенче бүлегендә шагыйрәнең унике телгә тәрчемә ителгән „Yiğitlerin Destanıyım“ китабы турында сүз алып барылды. Барыш Җавид Мөвсүмлү (Азәрбайҗан), Лариса Абдуллина (Башкортстан), Маржан Ершу (Казакстан), Алтынай Темирова (Кыргызстан), Сәма Танрывәрди (Төркия) чыгыш ясады, һәрберсе Темирбулатованың шигырьләрен үз туган телләрендә укыды», — диде Ләвәнт Булут.
Дагыстан язучылар берлеге рәисе Марина Колюбакина Дагыстан республикасында нугай, кумык һәм азәрбайҗан телләрендә чыгачак журналларда Кадрия Темирбулатованың тормышы, иҗаты язылачагын әйткән. «Җыелыш ахырында нугай милләтеннән Алибий Романов домбрада уйнап, җырлады. Иң ахырда Төркиядә яшәгән ногайларның биюе күрсәтелде», — ди ул.
- Кадрия Темирбулатова 1948 елда Дагыстан АССРның Нугай районы Терекли-Мектеб авылында туа. Беренче әсәрләре 1965 елда «Дала маягы» район газетасы битләрендә, соңрак «Туган җир» нугай әдәби көндәлегендә басылып чыга. Темирбулатова Михаил Лермонтов, Владимир Маяковский, Рәсүл Гамзатов һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен нугай теленә тәрҗемә иткән. 1978 елда фатирында вафат була.
Зилә Мөбәрәкшина