ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ансамбльнең бер гаиләдәй иҗат итүе – җитәкче казанышы
Ансамбльнең бер гаиләдәй иҗат итүе – җитәкче казанышы

Ансамбльнең бер гаиләдәй иҗат итүе – җитәкче казанышы

Моннан 3 ел элек Самараның милли иҗади бакчасында беркемгә дә охшамаган, тамашачылар моңа кадәр күрмәгән форматта эшләүче “Заман” балалар фольклор ансамбле шытып чыкты. Энергиясе ташып торган җитәкчесе Вәсимә Фәрдиева тырышлыгы белән әлеге төркем тиз арада үзен өлкәдә генә түгел, Татарстанда да танытты. Тик төрле сәбәпләр аркасында Вәсимәгә “Заман”ны башка җитәкчегә тапшырырга туры килде. Шундый зур тырышлык, мәхәббәт белән булдырылган ансамбльне теләсә кемгә ышандырып булмый бит инде! Шулай итеп, эзли торгач, талантлы балалардан торган төркем музыка, иҗат өлкәсендә зур тәҗрибәле, үз эшенең чын остасы булган Рима ханым Шлыгина-Шәймиева кул астына күчте.

Балалар да, ата-аналар да, яңа җитәкче белән бик тиз уртак тел табып, алга таба яңа максатлар куеп, матур гына эшли башладылар. Шулай, бер елдан артык вакыт узып киткәне сизелми дә калган.

Гадәттә теге яки бу кеше турында мәкалә язар алдыннан без, герой белән очрашып, әңгәмә корабыз. Ә бу юлы газетабызның бәйрәм санына кеше эзләргә туры килмәде, “Заман” ансамбле балаларының ата-аналары, редакциягә мөрәҗәгать итеп, 8 Март уңаеннан яраткан җитәкчеләре хөрмәтенә язма бастыруыбызны сорадылар. Минемчә, бу әлеге төркемдәге дуслык җепләренең никадәр нык, атмосфераның никадәр җылы булуын күрсәтә.

Рима Ильясовна фольклор ансамбльне үз канаты астына алырга ашыкмый. Чөнки ул вакытта күптән түгел генә тормыш иптәшен югалткан һәм өч кызын ялгызы тәрбияләүче ананың инде болай да 3 — 4 эш урыны булган. Шулай да, репертуары, костюмнары, уен кораллары һәм башкалар белән башка заманча ансамбльләрдән аерылып торган балалар төркеме педагогта зур кызыксыну уята. 2024 ел азагында Рима “Заман” белән беренче репетиция үткәрә.

Татарстанда туып-үсеп, моннан 20 елдан артык Самарага күченгән ханымның йөрәге шунда ук дөрләп яна башлый. Ул шушы беренче очрашуда ук җанының татар моңына, татар мохитенә, туган теленә никадәр сусаганын аңлый. Саф татар телебездә борынгы такмакларны, көйләрне башкаручы балалар шунда ук Риманың күңелендә махсус урын яулыйлар. “Заман” белән шөгыльләнү җитәкче өчен мораль яктан ял итү ысулына әверелә.

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*