30 ноябрьдә Төркиянең Анталия шәһәрендә “Татарстан мәдәният җәмгыяте” һәм “Татаркино” оешмасының уртак проекты кысаларында Татарстан һәм Казахстанның тәүге уртак иҗат җимеше “Тарлан” фильмы күрсәтелде дип хәбәр итә Анталиядән “Татарстан мәдәният җәмгыяте”нең җитәкчесе Гөлназ Назыйм кызы Җиһангирова.
Мондый мәдәни очрашулар алга таба да дәвам итәчәк. Анталиядә яшәүче милләттәшләребез өчен һәр айның соңгы шимбәсендә Татар киносы күрсәтү планлаштырыла. Октябрь аенда “Ибн Фадлан” иде, декабрьдә тамашачылар хозурына “Сөмбел” фильмы чыгачак.
“Ибн Фадлан” “Татарстан мәдәният җәмгыяте” тырышлыгы белән ачылган милли китапханәнең конференция залында күрсәтелгән булса, “Тарлан” тагын да киңрәк мәйданга чыкты.
“Тарлан”- халыкара проект. Бу җәһәттән русча дубляжы һәм субтитрлары булу сәбәпле, Анталиядә яшәүче рус телен белгән кешеләрне бер аланга җыярга мөмкинлек туды. Безнең җәмгыять башка төрки һәм рус оешмалары белән бик тыгыз багланышта, дустанә мөнәсәбәттә яши. Уртак проектлар, концерт, фестивальләрдә катнашабыз, кайберәүләре белән хәтта гаилә дусларына әверелдек.
Шуңа күрә әлеге кино кичәсенә, иң беренче чиратта, Казахстан диспорасы, шулай ук кыргыз, азәрбайҗан, төрекмән, уйгур, ахыска төрекләре, Анталиядә Россия җәмгыятьләренең җитәкчеләре чакырылды. “Татарстаныбызның бу гүзәл хезмәтен дә күрсеннәр, соклансыннар дидек!” – дип уртаклаша “Татарстан мәдәният җәмгыяте”нең җитәкчесе Гөлназ Назыйм кызы Җиһангирова.
“Керү, әлбәттә, бушлай, әмма чакырулар нигезендә планлаштырылды. Кино кичәсенә килергә теләүчеләр телефоннан теркәлеп, җәмгыятебезнең “яшь көче”, минем “уң кулым”, студент кызыбыз Амани Гыйльманова бик матур итеп өч телдә ясаган чакыру алдылар. 50 артык кеше теләк белдерүгә, Анталия Мэриясеннән шәһәрнең үзәгендә, тарихи урында урнашкан Караалиоглу паркының Бүлент Әҗәвит исемендәге мәдәният үзәгенең кинозалын сорадык.
Кунаклар арасында Анталиядәге Россия җәмгыятьләренең координаторы Мария Головина, “Рус православие динендәгеләр җәмгыяте” җитәкчесе Оксана Алыкан, “Казахстанның эшмәкәрләр җәмгыяте” җитәкчесе Динарамуна Улуш, “Ахыска төрекләр җәмгыяте” җитәкчесе Рамиз Атакан, “Анталия уйгурлары җәмгыяте” җитәкчесе Ярмөхәммәт Тохтиев, “Бөек Азия җәмгыяте” җитәкчесе Рөстәм Базаров, “Ирак төрекмәннәре” һәм “Хатайлылар җәмгыяте” җитәкчесе Кенан Хикмәт Йөзгатлы һәм русча белүче бихисап төрки диаспоралардан дусларыбыз бар иде.
“Тарлан” һичкемне битараф калдырмады. Залда фильм бетүгә елап утыручылар әз түгел иде. Кичәнең иң кадерле өлеше фильм турында сөйләшү, анализлау, фикер алышу булды. Без, чит илдә яшәүче милләттәшләребез өчен, кинокичәләр уздыруның уникаль мөмкинлеген тудырганнары, онытылмас мизгелләр бүләк иткәннәре өчен иң беренче чиратта “Татаркино” директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Ләбиб кызы Айтугановага, ярдәмчесе Фаина Егоровага, әлеге һәм барлык фильмнарны төшерүчеләргә, актёрларга, шулай ук әлеге проектны тормышка ашырыр өчен “Татаркино” һәм “Татарстан мәдәният җәмгыяте” арасында мәгълүмати күпер корганы өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Раиф кызы Кутеевага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!” – ди Гөлназ Җиһангирова.