ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Анталияда “Илһам” төрки-татар сәнгать төркеме каршында балалар вокаль ансамбле барлыкка килде
Анталияда “Илһам” төрки-татар сәнгать төркеме каршында балалар вокаль ансамбле барлыкка килде

Анталияда “Илһам” төрки-татар сәнгать төркеме каршында балалар вокаль ансамбле барлыкка килде

Күптән түгел, халкыбыз өчен аеруча кадерле булган 15 февраль – бөек милләттәшләребез каһарман-шагыйрь, балалар өчен бихисап шигырьләр авторы Муса Җәлил һәм җырчы, моң иясе Илһам Шакировның туган көнендә, Төркиянең Анталия шәһәрендә “Илһам” төрки-татар сәнгать төркеме каршында балалар вокаль ансамбле “туды”.

Җырларга теләгән балаларның музыкаль сәләтләрен тикшереп, төркемнең җитәкчесе музыка белгече, композитор, автор-башкаручы Гөлназ Назыйм кызы Җиһангирова беренче дәресен үткәрде.

Нәни музыкантларыбыз, Анталия шәһәрендә оешып, еллар буе актив эшләп килгән “Татарстан мәдәният җәмгыяте”нең милли мәдәниятыбызне таныту миссиясенең дәвамчылары буларак, Төркиядә узучы милли чаралар, конкурс-фестивальләрдә, Анталия шәһәрендә 24 майда узачак Сабан туенда чыгыш ясаячак.

Киләчәктә балалар һәм яшүсмерләр өчен рәсем, өстәл уеннары, шахмат дәресләре дә оештырылачак. Милләттәшләребезгә зур уңышлар телибез! Горурланабыз! Хәерле сәгатьттә! Шунысын да искәртеп үтик: “Илһам”чыкларның берсе-Чулпанның әтисе Илһам Шакиров исемле! Ватандашларыбызга чын күңелдән илһам, гармония һәм якты чыгышлар телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*