Анталиядә беренче тапкыр «Татар яулыгы һәм шәмаил» дип исемләнгән күргәзмә үткән. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Бу хакта «Анталия татарлары» оешмасы вәкиле Оксана Назарова сөйләде.
«Мондый күргәзмәне тәүге тапкыр тәкъдим итәбез. Шул рәвешле, җирле халыкны милли бизәкләр һәм орнаментлар, сәнгать белән таныштыра башладык. Биредә Казан дәүләт мәдәният институтының сынлы сәнгать сәнгать һәм дизайн кафедрасы студентларының традицион татар шамаиле техникасында башкарылган эшләре урын алды», — диде ул.

«Теге яки бу сәбәп аркасында Татарстанга кайта алмаган татарлар өчен бу вакыйга икеләтә бәйрәм рухы булды. Алга таба татар яулыклары Төркиядә дә сатыла башлар дип ышанам. Төрки мәдәниятнең татарныкына охшаш булуы төрек һәм татар кешеләре өчен бик якын. Татар шәмаилләре, яулыкларына кызыксыну уяныр дип уйлыйм», — диде Оксана Назарова.
Зилә Мөбәрәкшина