13 сентябрь көнне Анталья тарихын өйрәнү үзәге китапханәсендә Антальянең “Татарстан мәдәният җәмгыяте” (җитәкчесе – Гөлназ Җиһангирова) инициативасы һәм тырышлыгы белән татар бүлеге ачылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Анталья мэрының урынбасары Дурмуш Али Арслан катнашты.
Мэр урынбасары татарларның Төркия тарихында зур роль уйнаганнарын ассызыклады. Китапханәгә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китаплар бүләк ителде.