ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Аның гомере өзелгән көй кебек: Әлмәт театры композитор Фәрит Яруллин турында спектакль тәкъдим итте
Аның гомере өзелгән көй кебек: Әлмәт театры композитор Фәрит Яруллин турында спектакль тәкъдим итте

Аның гомере өзелгән көй кебек: Әлмәт театры композитор Фәрит Яруллин турында спектакль тәкъдим итте

27 февральдә Әлмәт шәһәренә бик күркәм сәбәп белән барырга туры килде – биредә «ТеаТрапеза» дип исемләнгән матбугат туры (пресс-тур) оештырылды.

Безгә әлеге вакыйгада сәнгать «тәмен татып карарга» насыйп булды.

барлык фотолар: театрның социаль челтәреннән

Программа үзенчәлекле корылган иде: башта безне «Каракүз» гастрофестивале директоры Павел Красильников токмачлы аш белән каршы алды. Ураза тотканда ризык, су тәме болай да үзгә һәм кадерле була, бу юлы беренче карашка гади генә тоелган ашның да ниндидер хикмәте һәм тәме бар иде. Токмачлы ашның хикмәтенә спектакльдә төшендек.
Спектакль дигәннән, турның мөһим вакыйгасы – «Өзелгән көй» камера спектакле иде, аны театрның баш режиссёры Сәрдәр Тагировский сәхнәгә куйды. Авторлардан – режиссёр үзе һәм Ләйсән Фәизова. Бер сүз белән әйткәндә, спектакль беренче татар «Шүрәле» балетын иҗат иткән күренекле татар композиторы Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында. Аның исеме татар музыкасы тарихына, тормыш һәм иҗат юлы фаҗигале кыска булса да, мәңгелеккә язылган.

ГАДЖЕТЛАРДАН СӘГАТЬ ЯРЫМ ДЕТОКС

Иң элек тамаша залына үткәнче, безгә кесә-телефоннарының тавышын сүндерүне һәм спектакльне фото-видеога төшермәүне сорадылар. Йомшак әйткәндә, катгый тыйдылар. Шулай итеп, бу минем телефонны кулга алмыйча караган беренче спектаклем булып хәтер дәфтәремә кереп калды. Без шул дәрәҗәдә телефоннарга бәйле була башлаганбыз ки, спектакльдән ләззәт алудан бигрәк «контент» төшерергә ашкынабыз. «Өзелгән көй» шул рәвешле кулларны телефоннан ял иттерде. Бу ысулны башка спектакльләрдә дә кулланырга кирәк икән әле (эш буенча бармаганда, билгеле).

Шулай итеп, безне сәхнәгә озаттылар – тамашачылар спектакльне сәхнәдәге эскәмияләргә утырып карады. Театр актёрлары безгә бер адым якынлыкта булгандыр – һәр мимика, күз яше, гримнары – барысы да яхшы күренде. Без сәгать ярым әйләнгәндә, янәшәдә барган вакыйгалар мең төрлегә үзгәрде: әнә хәрби киемнән солдат килә, кайдадыр ана тавышы яңгырый, шул арада газета укып утыручы ир-ат  – Заһидулла Яруллин (Рафик Таһиров) күзгә чалына, көзге каршында туй күлмәгеннән матур туташ утыра, шулчак кечкенә бала тоткан хатын-кыз – яшь Нәгыймә – Фәритнең әнисе (Рәзинә Хәкимова), ә бер күренештә – кабер янына килгән ханым… Шуларны күзең белән кичергәндә, бер генә деталь дә онытылып калмасын дип тын да алмый утырасың. Хәрби киемнән дигәне – төп героебыз Фәрит Яруллин (Раушан Мөхәммәтҗанов) була инде.

ИМТИХАН ТОТУЧЫ ӨРӘКЛӘР

Спектакль үзәгендә – Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган композитор язмышы һәм аның безнең көннәргә кадәр яшәүче музыкасы. Без вакыйгаларны төрле яссылыкта күзәтәбез, моңа Фәритнең хәбәрсез югалган җанын тапкан өч өрәк (Гөлнара Кәшипова, Айрат Мифтахов, Диләрә Ямаева) образын күргәч инанырга мөмкин. Алар, бер уйласаң, өрәк тә, әмма геройның җанын ахирәткә озатучы фәрештәләр дә кебек. Чөнки алар героебызны үткәннәренә алып кайттылар – гамәлләрен искә төшерделәр һәм күп-күп сораулар бирделәр. Рәтләренә күптән түгел кушылган яшь өрәк (Диләрә) өчен бу беренче зур имтихан булды. Ягъни, Фәрит Яруллин җанын дөрес юллар аша, тиешле сораулар биреп һәм аңлатып мәңгелеккә озату – аның миссиясе иде. Бу өрәкләрнең костюмнары да, уйнаулары да, сүзләрне бер-бер артлы төрле интонациядә кабатлап әйтүләре дә хәтеремә кереп калды, алар үзләренең зур шәхес җаны белән эш иткәннәренә ышандыра алдылар, гәрчә, моңарчы Тукай, Моцарт, Бахлар белән авыр имтихан узганнары булса да. «Бөекләр мәңгелек белән көрәшә» дигән фикер ишеткәнем бар, монда да Фәрит Яруллинның иҗат юлын күрсәтү өчен нәкъ менә мәңгелек киңлекне сайлаганнар. Композиторның иҗатын яхшы белүчеләр өчен дә мавыктыргыч спектакль килеп чыккан, шулай ук белмәүчеләргә дә җиңел аңлашылачак кебек.

***

Сәхнәнең әйләнеп торуы тиз-тиз генә вакыйгаларны сөйләп барган кебек булды. Һәм син күргән картиналардан күзаллавыңда пазл җыясың. Мисал өчен, «Әһә, кабер каршында Фәритнең хатыны басып тора, димәк, монда мәхәббәт линиясе дә булачак», – дип ул урынны әлегә буш калдырасың. Шулчак Галина (Миләүшә Юзаева) белән танышырга кыюсызланган, әмма шулай да сүз ката алган яшь Фәритне күрәсең. Токмачлы аш хикмәте нәкъ менә шул вакытта ачыклана. Танышу мизгелләрендә алар арасында шундый диалог туа:

–    Синең яраткан ризыгың нинди, Галина?
–    Торт. Әмма миңа аны ашарга ярамый.
–    Ә мин токмачлы аш яратам. Син токмачлы аш пешерә беләсеңме?
(Галина өнсез кала, ләкин дөресен әйтергә кыймый.)
–    Әлбәттә, пешерә беләм! Кем пешерә белмәсен!

Бу өлеше безне башта көлдерсә, Фәритнең кабере каршында басып торган инде өлкән яшьтәге ханымның кыска гына җөмләсе күз яшьләрен чыгара: «Мин токмач ашы пешерергә өйрәндем, Фәрит!» – ди ул өзгәләнеп…

ИКЕ ИЛ, ИКЕ ИМАН, ИКЕ ДӨНЬЯ

Спектакльне караганнан соң, композитор Яруллиннар турында «Җыен» фонды чыгарган китапны кулыма алдым. Шуннан Рашат Низаминың Фәрит Яруллин турында язганнарының бер өлешен монда бирәсем килде:

«Сугышта Фәрит Яруллин ике ил, ике иман, ике дөнья бәрелешкән утлы гарасат уртасына килеп эләгә. Композитор өчен гражданлык намусы һәм иҗади фаҗига әнә шулай ут эчендә төенләнә. Мондый көрәш кырында кешенең шәхесе, иҗтимагый кыйммәте тагын да зурая. Гомумән, гади бер кешеме, әллә даһимы – бу дөньяның һәр кешесендә ниндидер сер яшеренеп ята. Фәрит Яруллин үзенең иртә үлеме һәм яраткан «Шүрәле»сен үзе бөтенләй күрми китүе белән безнең арадан зур бер серне дә алып китте. Шул серне аңларга тырышу теләге безне каядыр еракка чакыра, тәгәри киткән йомгак шикелле үзенә ияртә», – дип язган ул.

Автор әйткән әлеге сер спектакльдә дә сизелде кебек. Берзаман вакыйгаларга Шүрәле үзе (Ләйсән Заһидуллина) килеп кушылды. Ул мизгелдә искиткеч музыкаль бизәлеш (Илнар Сибгатуллин) һәм бию тандемы барлыкка килде! Шүрәленең костюмына игътибар итмичә калып булмый, аңа ертык капрон киерткәннәр иде. Куркыныч, сыгылмалы, әмма серле итеп «тудырганнар» бу образны. Мин аны күңелем белән кабул итә алмадым, чөнки кинәт килеп чыгуларыннан курыктым (монысы минем проблемадыр инде). Тик аның хәрәкәтләре, карашлары һәм җитезлеге сокландырды! Ахырда Фәриткә ак җәймәләр салып киләчәк юлына чакыруы – Рашат Низами телгә алган сер сыман, «тәгәри киткән йомгак шикелле» үзенә ияртте.

Тетрәндергән урыннардан – Фәрит Яруллин белән кызының сәхнәсен дә әйтер идем. Әти кешенең кызын күрми калуы, әмма өмет тулы күңел белән яшәве, кызы Наиләнең (Адилә Шәмсетдинова) төшләренә керүе – спектакльнең иң нечкә урыннары булды. Наилә аны дус кызына (Динара Ганиева) сөйли. Наиләнең көзгегә карап әтисе белән сөйләшүе дә йөрәккә үтте. Монда Фәрит өрәкләр ярдәмендә үзенең үткән эзләреннән генә йөреп калмыйча, безне – бер адым ераклыкта утырган тамашачысын да күңел йортына алып кертте. Шул күңел дигәнен автор да, режиссёр да нечкә тоемлаган дигән фикер калды…

Спектакль азагында Раушан Мөхәммәтҗановка гашыйк булмаган кызлар калмагандыр, ул роль аның өчен иҗат ителгән сыман! Соңыннан сәхнәгә безнең янга менгәч, аның образдан әле чыкмавы – Фәрит булып яшәве күз яшьләреннән сизелде. Мин бу мизгелдә күз яшьләремне тыя алмадым. Мәңгелек өчен иҗат иткән кыска гомерле композитор өчен татар йөрәгем әрнеде. Беләбезме без ул шәхесне? Кадерлибезме без аны? Хәтерлибезме?..

«МӘКТӘП ЧАГЫННАН ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ЙӨРӘГЕМДӘ АЕРЫМ УРЫН АЛДЫ»

Әлмәттән кайткач, авторларның берсе Ләйсән Фәизова белән сөйләшеп алдык.

«Спектакльгә әзерлек эше тиз барды – сентябрь-ноябрьдә эшләп бетердек. Әйтергә кирәк, бу инсценировка түгел, мондый әсәр юк, ягъни пьеса махсус язылды. Материалларга килгәндә, Рашат Низаминың «Ут һәм җыр» романын, «Җыен» фондының «Шәхесләребез» циклыннан «Яруллиннар» китабын укыдым, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләреннән консультацияләр алдым, Фәрит Яруллинның хатыны Галина Сачек язган хатларны, Фәриткә багышланган фәнни мәкаләләр укыдым. Һәм әлбәттә, режиссёр белән чиксез аралашулар пьесаның нигезе булды. Сәрдәр белән онлайн да, очрашып та бик күп сөйләштек. Мин аңа 20 нче гасырның башындагы татар мәдәнияте турында сөйләдем. Спектакльне карагач, алдан көткәннәр акланды гына түгел, нәтиҗә тагын да куандырды дияр идем. Әлмәт театры белән моңа кадәр эшләгәнем булмады. Тамашачы буларак аларны күптән яратам. Алга таба уртак эшләр булу-булмавы турында әйтә алмыйм, вакыт күрсәтер.

Фәрит Яруллин турында мин балачактан ишеттем, ләкин төгәл кайда яки кемнән икәнне хәтерләмим.  13 нче татар гимназиясендә укыганда музыка дәресләрен безгә бик кызыклы шәхес музыкант, инструментлар ясый торган Геннадий Макаров алып бара иде. Ялгышмасам, ул «Шүрәле» балеты турында сөйләде. Фәрит Яруллинның үзе иҗат иткән балетын, Бөек Ватан Сугышында һәлак булып, беркайчан да күрмәве миңа бик нык тәэсир итте. Мәктәп чагыннан Фәрит Яруллин йөрәгемдә аерым урын алды.
Сәрдәр белән бу спектакльгә алынгач, Фәрит Яруллин турында материаллар укыгач, шәхескә тагын да якынайдым. Төннәрен аның турында укыганда елый идем. Текст язганда күземә шәүләләр күренгәндәй булып, куркып утырдым».

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*