tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аның максаты – изгелек кылу
Аның максаты – изгелек кылу

Аның максаты – изгелек кылу

Халкыбыз телендә һәркемгә мәгълүм булган “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” дигән гыйбарә яши. Аны юкка гына әйтмәгәннәр.

Зират – ул һәр шәһәр, һәр авылның кадерләп сакланырга тиешле иң изге урыны. Затлы кием киябезме, яхшы вазыйфаларда эшлибезме, гади колхозчымы без, баймы, ярлымы, телибезме, теләмибезме – безнең соңгы мәңгелек йортыбыз зират булачак. Күпләребезнең кадерле, якын кешеләренең мәңгелек йортлары биредә. Җир өсте кардан ачылып, туфрак җилләгәч тә, кешеләр көз һәм кыш айларында җыелган чүп-чарлардан арына, чистарта – өмәләр уздыра башлыйлар.

Менә шундый изге эшләр башкарып, мәрхүмнәрнең мәңгелек йортын тәртиптә, гел чисталыкта тоткан Бәрәңгедә яшәүче Фирдинат Фаат улы Сөнәгатовны белмәгән кеше юктыр. “Изгелек кыл да, суга сал” дигән әйтем бар. Фирдинат абый да нәкъ шулай: бу гамәлләрне ул кеше күрсен өчен, бәяләсен өчен дә эшләми, ә савап өчен башкара. Зиратны чистарту – иң яхшы гадәт булып тора. Һичшиксез, яхшылык итсәң, юлда калмас. Ул үзеңә кире әйләнеп кайтачак.

Зиратларны чистартуның ничек оештырылуы һәм ул бу игелекле эшләр белән кайчаннан бирле шөгыльләнә башлавы турында Фирдинат абыйның үзенә бераз сөйләргә куштым.

– Моңа сәбәп 2012 елның җәе булды. Хәтерлисездер, июль аенда Бәрәңге бистәсеннән бик көчле давыл узды. Бу онытылмаслык хәл. Ул вакытта өстәге заправка янындагы зиратның хуҗасы – Рифат абый Латфуллин вафат булды. Аны җирләгәч, шул давыллардан соң зиратка мендем дә шаккаттым: юллар күмелгән, агачларның түнәсе түнеп беткән, кайберсе хәтта чардуган өсләренә дә төшкән иде.

Шуннан соң берничә ир-ат – энекәшем Фәнис, Рифат Әхмәтсафин килделәр, һәм без юлны чистартып, кисәсен кисеп кердек. Менә шунда миңа “зиратны карап торырга кирәк” дигән уй килде дә инде, – дип белдерде ул.

Шулай итеп, эшләр җайга салына. Фирдинат абый кул кушырып утырмый. Элегрәк зират янындагы басу агачка күмелеп утыра. Алар бу җирне агачлардан чистартып, сукалап чыгалар. Бу эшләрне башкарырга аңа Илдар Хәлиуллин, Ленар Насыров ярдәм итәләр.

– Яңа сукалаткан җирнең печәнен гел чабып тордым. Аның өчен тракторны Бәрәңге шәһәр хакимияте башлыгы Камил Әхмәтгәрәев бирде. Узган ел көзен, чүп, агач үсмәсен өчен, бу җирләрне эшкәртеп калдырдым.

Шулай ук агач капканы тимергә алмаштырдык. Монда безгә ярдәм иткән өчен эретеп ябыштыручы Илфар Хәлиуллинга, материаллар белән булышлык күрсәткән Рашат Шайхелгатаровка мең рәхмәт”, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Моннан тыш, Фирдинат абыйга 2015 елдан башлап җиде елга якын мәет тә юып йөрергә туры килә. Тик сәламәтлек мөмкинлек бирмәгән аркасында, аңа бу эштән туктарга туры килә.

Зират зур, ә мәет җирләгән вакытларда бер баштан икенче башка йөрү кыенлык тудырган аркасында, 2021 елның язында иң беренче итеп монда яңа капка ясала. Аннан соң икенче эш итеп Фирдинат абый капкага кадәр юл салырга карар кыла. Боларны башкарырга, проект, документларны ясарга Ринат Сафин, техника белән Фәнис Сөнәгатов, Әнәс Сәфәрханов, Фәнил Сөнәгатов һәм башка игелекле кешеләр ярдәм итәләр.

2019 елда да зур эшләр башкарыла. Салкын кыш булу сәбәпле, кабер казучылар белән сөйләшеп, халыктан акча җыеп, ике зиратка (икенче зират ПМК-8 янындагы) генератор, ике перфоратор, дүрт пычкы һәм дүрт чапкыч (косилка) алына. Перфораторны алырга “Комфорт” кибете хуҗасы Алия Әхмәтсафина булышлык күрсәтә.

Шулай ук аларның көче белән заправка янындагы зиратта өч, ПМК-8 янындагысында ике будка ясала. Алар мич белән җиһазландырылган. Кышкы салкыннарда мәет җирләгән вакытларда шунда кереп торыр өчен бик уңайлы. Шушы гамәлләрне эшләргә Раил Шәрәпов, Руфия Натфуллина ярдәм итәләр.

Мәрхүмнәребез йортында өмәләр дә гел үткәрелә. Зиратларны чистартуның ничек оештырылуы турында да бераз әйтеп китәсе килә. Әйе, соңгы вакытта корыган карт агачларны кисеп, иске кабер өсләрен чистарту башланды. Ул агачларны, чүп-чарны зират читенә чыгарып яндырырга киңәш ителә. Шул уңайдан кабер өстеннән җыеп алынган чүпне теләсә кая ташлап калдыру, чардуган кырыена өю, ә иске чардуган ташларын зират эченә, коймага терәп кую кебек гамәлләр бер дә дөрес түгел.

Кайберәүләр буяу савытларын, пумалаларын да чардуган янына өеп, яисә ташлап калдыра. Имеш, зираттан әйбер алып кайтырга ярамый. Аларны өйгә алып кайту һич тә мәҗбүри түгел, бер пакетка җыйнап, кайтышлый чүп савытына ташлап калдырырга да була. Хәзер күп кенә зиратлар янында чүп савытлары куелган.

– Бәрәңге зиратларында тәртип ясау, чистарту эшләре бик еш уздырыла. Өмәгә бер тапкыр да килми калмаган, ПМК-8 янындагы зиратта үз тырышлыкларын керткән кешеләребез: Газиз Сәфәрханов, Раил Шәрәпов, Илнур Хәбибуллин, Мөтәхар Әүхадуллин, Илдус Вәлиев, Фәрхәт һәм Фирзәр Вафиннар, Марсель, Мәхмүт һәм Рафис Фазылҗановлар, Илдус Сафин, Ринат Фәхретдинов.

Ә заправка янындагы зиратны чистарту эшендә Мөдәрис Бәдретдинов, Илдус Әхмәтханов, Сәйфулла Сибгатуллин, Гаптеләхәт Мөхәмәтшин, Камил Багаутдинов, Фәнил Сөнәгатов, Таһир Гизатуллин, Зөлкәфир Сафин зур өлеш кертәләр, үзләренең тырышлыкларын кызганмыйлар. Шушы изге эштә катнашкан Бәрәңге халкына, безгә ярдәм иткән һәрбер кешегә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Аларга тормышларында ак бәхетләр, сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телим.

Шуны да әйтеп китәсем килә: өмәләрдә күбрәк кеше катнашса иде. “Күмәк көч таулар күчерә,” – дип белми әйтмиләр. Күп кеше булса – күп эшләр эшләнелер иде. Барыбызның да якыннары, кадерле кешеләре шушы зиратларда җирләнгән бит. Каберне генә чистартып түгел, мәрхүмнәрнең йортын – зиратны да тәртиптә тотарга кирәк! Исән-сау вакытта зиратта, мәчетләрдә үткәрелгән өмәләрдә катнашу – һәр кешенең изге бурычы! – дип белдерде Фирдинат абый.

Әйе, бу сүзләр белән мин дә килешәм. Чыннан да, туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен, зиратларны чисталыкта тотсаң, бу якты дөньяның кадерен күбрәк аңлыйсың, ә изге эшнең савабы күплеген тагы да ныграк тоясың. Зират – ул исәннәрнең йөзе. Аны чистарту һәм тәртиптә тоту – безнең бурычыбыз, чөнки безгә дә кайчан да булса шунда барасы!

Фирдинат Фаат улына бу саваплы эштә катнашканы өчен Ходай Тәгалә исәнлек-саулык бирсен, эшләгән изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын!

ИЛМИРА ХӘКИМОВА

Чыганак: ЯКТАШЛАР

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*