ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Аның миссиясе һаман да сәхнәдә дәвам итә»: Наилә Гәрәеваны искә алу кичәсе узды
«Аның миссиясе һаман да сәхнәдә дәвам итә»: Наилә Гәрәеваны искә алу кичәсе узды

«Аның миссиясе һаман да сәхнәдә дәвам итә»: Наилә Гәрәеваны искә алу кичәсе узды

22 гыйнвар көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Наилә Гәрәеваның тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.

Биредә артистның коллегалары, якыннары, якташлары аның белән бәйле иң матур хатирәләре белән бүлеште.

Иң башта Камал театры артисты Рамил Вәҗиев һәм Ләйсән Фәйзуллина «Исәнме, улым» спектаклен куйган вакытта Наилә Гәрәева белән бергә уйнаган чаклары сөйләде. Әлеге спектакльнең режиссеры –  Наилә Гәрәеваның улы Фәрит Бикчәнтәев.

Чарада Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова «Аның миссиясе һаман да бу дөньяда һәм сәхнәдә дәвам итә» дип әйтеп узды. Якын дусты һәм күршесе Фәридә ханым: «Бер кеше турында да гайбәт сөйләмәде.

«Наилә апа, бу кешене фәлән дип, бу артистны фәлән дип әйтәләр» дип сорап куйсам, «Фәридәкәй, нәрсәгә кирәк, әйдә үзебезнең тормышны сөйләшәбез?» дип әйтә торган иде. Икенчедән, искиткеч юмарт кеше, менә фәлән премьера булды, шул спектакльдә катнашкан кешеләргә кечкенә генә бүләк бирә иде. Ял йортларыннан кайткач безгә дә кремнар, сувенирлар алып кайта иде, авылга кайткан саен мәчеткә сәдака сала иде, 1769 елда төзелгән мәчетне реконструкция ясаганда гаиләләре белән күп ярдәм күрсәттеләр», – диеп актрисаның матур сыйфатларың санап китте.

Наилә Гәрәева үзенең гомерендә күп рольләр башкарды. Алар арасында Рәхилә — «Беренче мәхәббәт», Рәмзия — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит); Зөбәйдә — «Зөбәйдә — адәм баласы», Әни — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Зөбәрҗәт — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим); Әсәл — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов); һ.б.

Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары Марат Хәбибуллин һәм режиссеры Рамил Фазлыев актриса белән «Әни килде» спектакле куйганы турында сөйләделәр.

Камал театры артистлары Фәнис Җиһанша, Әсхәт Хисмәт, Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина һәм Зөлфирә Зарипова актрисаның «искиткеч, челтер-челтер аккан чишмә сыман, сәхнәне яңгыратырлык тавышы белән көлүен» искә төшереп киттеләр.

Наилә ханым театр училищесында да укыту белән шөгыльләнгән. Ул укыткан иң беренче һәм иң соңгы чыгарылыш шәкертләре дә сәхнәгә чыгып актриса биргән кызык дәресләрне, аның белән имтиханнан соң чәй эчеп утырган мизгелләрнең хәтердә җылы хатирә булып калуы турында сөйләделәр.

Кичә дәвамында Айгөл Гардисламова һәм Филүс Каһиров моңлы җырларын башкарды.

Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендә Наилә ханым Миләүшә ролен башкаручысы булган. Әлеге әсәрнең өзеген дә Камал театры актерлары Люция Хәмитова һәм Искәндәр Хәйруллин күрсәтеп узды. Кичә ахырында Наилә Гәрәева башкарган җыр язмасы яңгырады.

Илүзә Минһаҗева

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*