Апанай мәдрәсәсендә «Апанай апайлары» мөнәҗәт төркеменә өч ел тулуга багышланган бәйрәм узды.
Әлеге иҗат төркеме Апанай мәчете каршында эшли һәм мөнәҗәт әйтергә теләүчеләрне өйрәтә.

Фото: © Мәрьям Ибраһимова, «Татар-информ»
«Әлхәмдүлилләһ, шундый күркәм чарага җыелдык. Апанай мәдрәсәсе дини үзәк кенә булып тормый, ул безнең мәдәни үзәгебез дә, чөнки без мәдрәсәбездә дини гыйлем генә түгел, бай мәдәни мирасыбызны, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне халкыбызга җиткерергә тырышабыз. Безнең мәдәниятебез ислам белән тыгыз бәйләнгән һәм аның аркасында зур үсеш кичергән» – диде Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.

Фото: © Мәрьям Ибраһимова, «Татар-информ»
«Абыстайларыбыз, мөнәҗәт ансамбленә йөрүче апаларыбыз мәчетне нурландыралар, мәчетебезгә ямь өстиләр. Хатын-кызлар килеп керүгә мөнәҗәтләр дә калкып чыкты, милли киемнәр дә кирәк булды, сезнең өчен мин бик куанам, бик шатланам. Без үзебезнең рухи мирасын, гореф-гадәтләрен саклап калган бик бай милләт» – диде Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.

Фото: © Мәрьям Ибраһимова, «Татар-информ»
Сәламләү һәм котлау сүзләреннән соң кунаклар Апанай мәдрәсәсенең гыйльми үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук «Апанай апайлары» мөнәҗәт төркеме чыгыш ясады. Өйлә намазыннан соң кунаклар мәдрәсәнең ашханәсендә пылау авыз итте. Абыстайлар тарафыннан күп Коръән укылды, догалар кылынды, матур теләкләр әйтелде.
Мәрьям Ибраһимова
Чыганак: tatar-inform.tatar