tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апанай мәчете имам Әт-Тирмизинең «Әш-шәмаил Әл-Мөхәммәдия» китабы буенча лекцияләргә чакыра
Апанай мәчете имам Әт-Тирмизинең «Әш-шәмаил Әл-Мөхәммәдия» китабы буенча лекцияләргә чакыра

Апанай мәчете имам Әт-Тирмизинең «Әш-шәмаил Әл-Мөхәммәдия» китабы буенча лекцияләргә чакыра

Казан шәһәренең Апанай мәчете 2024 елның 22 сентябреннән алып һәр якшәмбе саен кичке сәгать алтыда (18:00) имам Әт-Тирмизинең «Әш-шәмаил Әл-Мөхәммәдия» китабы буенча лекцияләргә чакыра. Дәресләрне Айназ хәзрәт Зарипов үткәрәчәк.

Ул сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ  сыйфатларын тасвирлауга багышланган иң кыйммәтле һәм файдалы хезмәтләрдән санала. Имам әт-Тирмизи үзенең китабында иң файдалы һәм иң яхшы хәдисләрне сайлап алган һәм төгәл методологияне кулланган. Китапта 56 бүлектә 415 хәдис китерелә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*