tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алу чарасы узды
Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алу чарасы узды

Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алу чарасы узды

Бүген, 19 июль көнне, танылган татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны (1963-2012) искә алу чарасы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.

Ул биредә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Чара Казан мөселман зиратында Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб кабере янында иртәнге сәгать 8:00 башланды. Сәгать 9:00 Казанның Апанай мәдрәсәсендә Гаилә елы кысаларында «Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары» темасына багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Шулай ук әлеге чарада татар телендә олуг дин галиме имам ән-Нәсәфинең гакыйдә китабының презентациясе узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*