Апанай мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен Ислам нигезләре буенча ике атналык җәйге курслар уздырылачак. Курсларда дин дәресләреннән тыш мәдәни чаралар, музейларга экскурсияләр, уеннар һәм мастер-класслар оештыру каралган. Бу хакта Апанай мәчете каршында эшләүче, «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итә.
«Балаларны иман нигезләре, ислам тарихы, әхлак дәресләре, пәйгамбәрләр тарихы белән таныштырабыз. Максатыбыз – балаларга татар мохите тудыру, мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез белән бәйле мастер-класслар, уеннар, чаралар уздыру, кызыклы шәхесләр белән таныштыру. Ял аралаш тәрбияви һәм интеллектуаль чаралар уздырыла», – диелә хәбәрдә.
- Ир балалар өчен курслар 16 июньнән 28 июньгә кадәр. Кызлар өчен 30 июньнән 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Курсларга мәдрәсә администраторына шалтыратып язылырга мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar