28 май көнне Апанай мәдрәсәсе мөгаллимнәре, мәдрәсәгә йөрүче укучы балалар, Апанай мәчете мәхәлләсе хезмәткәрләре Чистай төбәгенә сәяхәт кылды. Экскурсия Апанай мәдрәсәсе мөдире, имам Әхмәт хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә Апанай мәчетендә эшләп килгән «Галимнәр эзеннән» проекты кысаларында оештырылды.
Очрашуда галимә, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Лена Гайнанова, Бөтендөнья Татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Чистай районының мөхтәсибәт башлыгы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, Чистай шәһәренең Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге җитәкчесе, Ислам үзәге җитәкчесе Фәрит Галимов, Мөселман яшьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рәмис Шәрәфетдинов катнашты.
Кунаклар Чистай шәһәренең тарихи һәм дини мирас урыннары – Камалия мәдрәсәсе, «Нур» мәчете һәм Мөхәммәдзакир Чистави кабере белән танышты. Сәфәр барышында татар мәгърифәтчелеге тарихына багышланган очрашулар һәм фикер алышулар узды.
Беренче булып кунаклар танылган галим, язучы Гаяз Исхакыйның туган авылы Чистай районы Яуширмә авылы белән танышты. Әлеге авылда галимнең утар-музее урнашкан. Музейда язучының тормышы, эшчәнлеге һәм иҗатына багышланган экспонатлар тупланган. Монда кунаклар аның кулъязмалары, шәхси әйберләре, фоторәсемнәре һәм китаплары белән танышты.
Гаяз Исхакый тарихи-этнографик музей-комплексы эшчәнлеге турында музей мөдире Рәсимә Ибраһимова сөйләде.
«Шундый кадерле, мөхтәрәм кунаклар килүенә без бик шат. 1990 елларда музеебыз ачылгач, бик күп кеше килә иде. Хәзер аксабрак калды. Безгә студентлар, мәктәп укучылары күпләп килә. Кайчакта үзебез дә төрле мәктәпләрдә, уку йортларында виртуаль экскурсияләр оештырабыз. Тырышырга кирәк, бөтендөнья Исхакыйны белә, аны тагын да популярлаштыру, таныту кирәк», – диде ул.
Сәяхәтнең тагын бер ноктасы – Мөхәммәтзакир Камалов (Чистави) каберен зиярәт кылу. Мөхәммәтзакир Чистави – XIX гасырда яшәп, татар халкын мәгърифәт юлына әйдәгән күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Аның кабере Чистай шәһәренең борынгы зиратында урнашкан. Кунаклар аның рухына дога кылып, хезмәтләрен искә төшерде һәм татар халкына калдырган мирасын зурлап искә алды.
Мөхәммәтзакир Чистави тырышлыгы белән Чистайда «Камалия» мәдрәсәсе, «Нур» мәчете кебек әһәмиятле рухи үзәкләр барлыкка килә. Кунаклар шулай ук әлеге дини үзәкләр белән дә танышты.
«Камалия» тарихи ислам мәгариф учреждениесе 1847 елда Мөхәммәтзакир Чистави тарафыннан нигез салынган. Бүгенге көндә Камалия мәдрәсәсе бинасында «Камалия» тәрбия үзәге урнашкан. Монда балаларга театр сәнгате, робототехника, IT-технологияләр, ораторлык осталыгы, инглиз, төрек һәм татар телләре кебек юнәлешләрдә белем бирәләр. Үзәкнең эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга һәм балаларның интеллектуаль һәм иҗади үсешенә юнәлдерелгән. Биредә шулай ук татар мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыручы музей да эшли.
Очрашу ахырында Чистай шәһәренең «Иман» мәчетендә икенде намазын укып, догалар кылынды һәм киләчәктә дә мондый очрашулар оештыру мөһимлеге турында дустанә фикергә киленде.
Чыганак: tatar-inform