Кичә Казан шәһәренең Апанай мәчете мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының фикер алышуы булды.
Икенде намазыннан соң мәдрәсәнең конференцияләр залына татар яшьләре җыелды, алар үзләренең проектлары турында сөйләде, нәтиҗәләре белән уртаклашты.
Данил Идиятуллин «Skytat»онлайн татар теле дәресләре сайты турында, Марат Галимов – «Саф» балалар радиосы, Азат Якупов – иске татар теленә өйрәнү өчен «Lisan.Tatar» сайты, Тимур Чиняев – туган ягы, Курган өлкәсенең Әлмән районының, метрикаларын, кулъязмаларын, истәлекләрен, өйрәнүе, тәрҗемә итүе һәм шулар нигезендә шәҗәрәләр ясавы, Тимерхан Шәйхетдинов «Хозур ТВ» телеканалында «Фарук» дини подкастлар тапшыруы турында сөйләде.
Бу чараны Апанай мәчете белән берлектә Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды. Очрашуда олы яшьтәге танылган шәхесләр дә бар иде. Алар арасында әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, тарих фәннәре докторы Энгель Таһиров, мәдрәсә директоры Әхмәт хәзрәт Сабиров булды. Чара барышында Хатыйп Миңнегулов һәр чыгыш ясаучыга сораулар бирде, мактау сүзләре әйтте.
«Мәгълүм ки, дөньялар, тормышлар бик катлаулы, шомлы да. Аннан тыш милли тормышыбызда да проблемалар күп, мәгарифтә дә, һәм соңгы вакытта авыр йөрдем, ничектер күңел төшенке иде. Менә монда килгәннән соң, кәеф, өлешчә булса да, күтәрелеп китте. Яшьләр, сезгә барыгызга да ихлас рәхмәтемне белдерәм, бик саваплы гамәлләр, кирәкле эшләр эшлисез», – диде ул чыгышлардан соң.
Аннан соң дискуссия башланды, сөйләшү гаилә һәм танышу темасына булды. Яшьләрнең үз парын таба алмау, күпсанлы аерылышулар кебек проблемалар күтәрелде. Интернеттагы танышулар турында да сүз булды, татарлар, мөселманнар өчен «Анаем» танышу сайтында үзенә тормыш иптәше табучылар да үз тәҗрибәләре турында сөйләде.
«Гаилә» мәчетендә оештырыла торган «Син һәм мин» танышу проекты турында да әйтелде. Апанай мәчете каршында эшләп килүче «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгендә дә гаилә корырга ярдәм итү чаралары эшли башлаячак.
«Никах ул – җитди нәрсә. Ул мәсьәләгә җитди карарга, аның таләпләре белән танышырга кирәк. Никах ул – вәгъдә дигән сүз, ягъни Аллаһ Тәгаләгә бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Аллаһ кушканнарны үтәп яшәячәкбез дип вәгъдә бирү. Никах безгә гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә, никахсыз мөнәсәбәтләрдә бәрәкәт булмый», – дип сөйләде Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.
Дискуссиядән соң мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе узды. Авыз ачканнан соң да фикер алышулар чәй өстәле артында дәвам итте. «Киләчәктә дә шундый матур мәҗлесләрдә очрашырга насыйп булсын, безнең мәдрәсәнең ишекләре һәрвакыт ачык, килеп үзегезнең фикерләрегезне җиткерә аласыз. Без төрле чаралар үткәрергә һәрвакыт әзер», – диде Нияз хәзрәт Сабиров һәм Корьән аятьләре укып чараны тәмамлады. Шуннан соң җәмәгатьчелек тәравих намазына кузгалды.
Чыганак: tatar-inform.tatar