16 июньнән 28 июньгә кадәр Апанай мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге ир балалар өчен ислам нигезләре буенча ике атналык җәйге курслар оештырылды. Курсларда дин дәресләреннән тыш мәдәни чара, музейларга экскурсия, уен һәм остаханәләр уздырылды. Бу хакта Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итә.
«Курсларда балалар иман нигезләре, ислам тарихы, әхлак дәресе, пәйгамбәрләр тарихы белән танышты. Максатыбыз – балаларга татар мохите тудыру, мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез белән бәйле остаханә, уен, чаралар уздыру, кызыклы шәхесләр белән таныштыру. Курсларның программасы бик эчтәлекле: иртән балалар белем алды, укыды, ә өйлә намазыннан соң төрле остаханә, саф һавада чаралар, спорт ярышлары оештырылды. Укучыларыбыз дини белем белән бергә халкыбызның бай мирасы белән дә танышты», – дип курслар белән таныштырды Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.
Лагерьга 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар йөргән, алар дүрт аерым төркемгә бүленгән.
«Балаларны яшьләренә һәм белемнәренә карап бүлдек. Һәр укытучы янында тәрбияче дә булды. Балаларга белем биргәндә, аларга тәрбия дә бирергә кирәк. Укытучыларыбызга бик рәхмәтле, алар тырышып хезмәт иттеләр. Һәр ел саен шундый курслардан соң балалар мәдрәсәгә йөри башлый, ел дәвамында укый башлыйлар. Әлеге балалар да безнең мәдрәсәгә килер һәм киләчәктә әлеге мөһим һөнәрләрне дәвам итүчеләрдән булырлар дип өметләнәм», – диде Нияз хәзрәт.
Бәйрәм чарасында лагерьга йөрүче балаларның әти-әниләре дә катнашты. Айгөл Ганиева курсларны оештыручыларга һәм остазларга барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерде.
«Мәдрәсәдә музейларга, театрларга алып бару, күңелле, файдалы мастер-класслар, танылган шәхесләр белән кызыклы очрашулар үткәрү безгә бик ошады», – диде ул.
Зөлфия Шәвәлиева
Чыганак: https://tatar-inform.tatar