
Аның хөрмәтенә Апас туган якны өйрәнү музеенда эчтәлекле кичә оештырылды. Якташлары, укучылары, дуслары, чордашлары янәшәсендә хезмәт һәм гомер еллары хатирәләре яңарды. Мәңге яшь һәм тынгысыз күңелле Әхәт абый хакында бик күп матур сүзләр әйтелде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Әхәт абыйның укучысы Луиза Сафина катнашты һәм район башлыгының котлауларын ирештерде.
“Мин язмышыма бик рәхмәтле. Туган ягым белән элемтәдә тору, халкымның, укучыларымның хөрмәтен тою да зур бәхет“, – диде Әхәт Садриев.
Әхәт абый Апас районы Чәтбаш авылында дөньяга аваз сала. Аның укытучы булып китүендә Кызыл Тау мәктәбе директоры Гобәйдулла Шәфигуллин зур роль уйный. Остазының һәр сүзе, спорт ягыннан көчле, җитез булуы Әхәт абыйга үзенең киләчәк һөнәрен сайлаганда этәргеч бирә. Ул үзенең хезмәт юлын Апас мәктәбендә башлап җибәрә. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, районда инструктор, туган авылы Чәтбашта укытучы, Шонгатыда завуч була. 1964 елның сентябрендә аны Борнаш урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Әхәт Шәйхиевич җитәкләгән чорда Борнаш мәктәбе республика күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында һәм төрле олимпиадаларда зур җиңүләр яулый.

Әхәт Садриев – Рәсәй Хәрби тарихи фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, тарихчы-эзтабар, республиканың Хәтер китабы редакциясе редколлегия әгъзасы буларак та, Бөек Ватан сугышы тарихын барлауда күп эш башкарган кеше. Ул тапкан экспонатлар Апас туган якны өйрәнү музеенда да, Олы Болгаер музеенда да кадерле ядкәр булып саклана.
Ләйлә Шиһабиева