Апас урта мәктәбендә «Татарча диктант» акциясе оештырылды. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту. Чарада 8нче А, 8нче Б, 8нче В сыйныфлары катнашты. Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.