Мәҗлесне, өлкәннәр ункөнлеге белән тәбрикләп, Айназ хәзрәт ачып җибәрде һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Ул чыгышында шулай ук дини үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды.
-“Хаҗәр” рухи-әхлакый үзәге бер елдан артык уңышлы гына эшләп килә. Биредә барлыгы 450 бала рухи тәрбия алды, башлангыч дини белем үзләштерде. Киләчәктә дә районыбызда, авылларыбызда ислам динен таратырга, Аллаһы Тәгаләнең кануннарын үтәп яшәргә насыйп булсын. Ә сезгә, өлкәннәребез, динебезне саклап калуда тырышлыгыгыз, яшь буынга, оныкларыгызга да матур тәрбия бирүегез өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Тәрбияле, иманлы, әхлаклы буын калдыру – безнең бурычыбыз. Ә без шуның өчен шартлар тудырырга тиеш”, – диде Айназ хәзрәт.
Мәҗлестә коръән аятьләре укылды, илгә-көнгә тынычлык теләп догалар кылынды. Чара барышында Исламда олы кешеләргә карата хөрмәт темасына вәгазьләр сөйләнде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина котлады. Кунаклар мул сыйлы табыннар артында рәхәтләнеп аралашты, тәм-томнардан авыз итте, күңелләренә рухи азык алды.
Чыганак: apastovo.ru