tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста Дәүләки авылы тарихына багышланган китап тәкъдим ителде
Апаста Дәүләки авылы тарихына багышланган китап тәкъдим ителде

Апаста Дәүләки авылы тарихына багышланган китап тәкъдим ителде

Китап Дәүләки авылында дөньяга килгән Мансур һәм Наил Мифтаховлар ярдәме белән нәшер ителгән. Әлеге басма үткәннәрне һәм бүгенгене үз эченә алган.
Район үзәк китапханәсендә, якташыбыз, Әҗем авылында туып-үскән Габдрахман Хафизовның “Өзелмәсен буыннар: Дәүләки авылы тарихы” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Әлеге кичәдә район башлыгы Айрат Җиһаншин, республиканың күп кенә күренекле шәхесләре, якташларыбыз катнашты.
“Тарихын белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз. Бүгенге көндә тарихны өйрәнү, аны киләчәк буыннарга тапшыру эшенә зур басым ясала. Әлеге китапның барлыкка килүендә якташыбыз Габдрахман Хафизовның хезмәте зур. Өч елга якын Апас ягының тарихын ныклап өйрәнеп, әлеге авылдан чыккан якташларыбыз, авыл үсеше, кызыклы хәлләр турында мәгълүматлар туплады. Мифтаховлар белән берлектә әлеге эшне башкарып чыктылар. Киләчәк буынга без нәрсә бирә алабыз? Килер буынга калдырыр иң зур байлык – ул шәҗәрә. Кеше үткәннәре, әби-бабалары турында белергә тиеш. Менә бүген Дәүләки авылының да зур байлыгы тупланды һәм киләчәк буынга калачак, – диде район башлыгы Айрат Җиһаншин рәхмәтләрен җиткереп.

Тарих фәннәре докторы, профессор, РФнең хәрби-тарих академиясе академигы Габдрахман Хафизов тарих язуның бик җаваплы һәм катлаулы эш булуын билгеләп узды.

“Бу минем унбишенче китабым. Арада туган авылым Әҗемгә, Шәмәк авылына багышланганнары да бар. Дәүләки авылыннан Мансур һәм Наил Мифтахов китап язу турында мөрәҗәгать иттеләр, туган авылларының тарихын мәңгеләштерүне үтенделәр. Дәүләки кызыклы, тарихта урын алган авыл булып чыкты, – ди автор үзе.
Кичәдә зур, дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, фән эшлеклесе Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы, профессор Энгел Таһиров, әдәбият белгече, рәссам-хаттат, график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәкъкаш һәм башкалар бар иде.

Соңыннан кичәдә катнашучылар Колгына һәм Дәүләки зиратында булып, әрвахларга дога кылдылар, тарихи каберләрне барладылар.

apastovo.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*