tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста гаилә кыйммәтләре хакында күчмә утырыш узды
Апаста гаилә кыйммәтләре хакында күчмә утырыш узды

Апаста гаилә кыйммәтләре хакында күчмә утырыш узды

Гаилә елына багышланган, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән әлеге утырышта Апас, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч районы делегацияләре катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре – укытучылар, медицина, социаль-мәдәни оешма хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, ветераннар Советы вәкилләре һәм башкалар бар иде.
«Сәламәт гаилә – милләт нигезе» дип исемләнгән сессиядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Айгөл Хөрәмшина һәм фәнни хезмәткәр Гөлшат Рөстәмова катнашты.

«Бала тууны арттыруда буынара мөнәсәбәтләрнең әһәмияте» һәм “Әти-әниләр күзлегеннән балаларның сәламәтлеге” темаларына чыгышлар булды, социологик тикшеренү нәтиҗәләре яңгырады.

“Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән берлектә уздырыла торган Гаилә елына багышланган чараларның берсе. Ул фәнни-агарту эше максатыннан оештырыла. Бүген без буынара мөнәсәбәтләрне, эзләнүләрне күрсәттек. Төп максатыбыз – бала һәм гаилә белән бәйле социаль мохитне булдыру. Гаилә бәхете турында сөйләргә, гаиләнең һәрбер кешегә кирәклеген аңлатырга тиешбез”, – ди Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Айгөл Хөрәмшина.

Чыгышлар барышында Татарстан Республикасы буенча тикшеренүләр нигезендә төрле буыннар арасында гаилә мөнәсәбәтләрен формалаштыру үзенчәлекләре, шулай ук мәктәп яшендәге балалар сәламәтлегенең гаиләнең иминлегенә, аның яшәү рәвешенә, тормышны тәэмин итү шартларына бәйлелеге мәсьәләләре ачылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова йомгаклау сүзе белән чыкты һәм шундый файдалы очрашу өчен рәхмәтен белдерде.
“2024 ел – Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Без бик күп чаралар, очрашулар уздырдык. Гаиләләребез нык булсын, балалар тусын. Бездә район башлыгы тәкъдиме белән дөньяга бала аваз салган гаиләләргә акчалата бүләк каралган”, – диде ул.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*