tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста “Иң милли гаилә” районкүләм бәйгесе җиңүчеләре Сабан туенда ачыкланды
Апаста “Иң милли гаилә” районкүләм бәйгесе җиңүчеләре Сабан туенда ачыкланды

Апаста “Иң милли гаилә” районкүләм бәйгесе җиңүчеләре Сабан туенда ачыкланды

Апаста Сабан туе алдыннан район башлыгы тарафыннан “Иң милли гаилә” бәйгесе игълан ителгән иде.

Сабан туена килүчеләргә бәйрәмгә милли төсмер өстәргә тәкъдим ителде.Иң матур киенеп килүчеләр Сабан туенда ук билгеләнде.

Бәйгедә “Иң милли татар гаиләсе” булып Түбән Барыштан Низамовлар танылды. Иске Әнәледән Гөлсинә Гыймадиева балалары һәм оныклары белән милли киемнән килеп, Сабан туе күрке булганы өчен җиңүгә лаек булды һәм бүләкләнде. Шулай ук Латыйповлар гаиләсе дә җиңүчеләр янәшәсендә. Бәйгедә иң өлкән катнашучы Шаһидә Гыйззәтуллина бүләккә ия булды.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*