“Апас җирлегендәге “Ак калфак” лылар тарафыннан әзерләнгән чаралар белән сезне дә таныштырып үтергә телим”, – дип яза Татарстанның көнъяк-көнбатышында урнашкан бу районнан Земфира Мөхәммәтшина.
– Апрель ахырында Аюкөйдергән авылы клубында Чирмешән, Каратун, Йомрал җирлекләрендә яшәүче 30 яшьтән узып, әле дә гаилә кормаган егет-кызлар белән “Ак калфак” оешмасының “Язмышым” таныштыру тармагы очрашу оештырды. Әлеге очрашуны үзебезнең димчебез Миләүшә Алиуллина, шулай ук психолог, оешмабызның кызларга сылулык серләренә төшендерүче талантлы кызыбыз Ләйсән Төхвәтуллина, оешмабызның нечкәбиле Рамилә Вавилова алып барды. Кичәдә районыбызның җирле телевидение, газетасы хехмәткәрләре дә бар иде. Ике пар үзләренең телефоннарын, адресларын алышты. Бәлки киләчәктә безнең ярдәм, тырышлык белән гаиләләр артыр дигән өмет белән таралыштык.

Шулай ук өченче ел уздырыла торган “Чиккән сөлгем-батырга” дип исемләнгән чигелгән сөлгеләр бәйгесен игълан иттек. Әлеге җиңүчеләрне район сабантуенда бүләклиячәкбез. Ә елдагыча иң матур чигелгән сөлгене район батырына тапшырачакбыз.
8 май көнне Зур Болгаер авылында “Әкиятче Айтуган” дип исемләнгән әдәби кичә оештырдык. Бу көнне оста итеп әкият сөйләргә яратучы Айтуган бабайның нәсел дәвамчылары, Казаннан танылган журналистлар һәм тагын күп кунаклар кайтты.