Апрель – Тукай ае, шигърият ае. 26 апрель – халык шагыйре, милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебез – Габдулла Тукай туган көн. Бу датаны Татарстан һәм дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән татар халкы Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак зурлап билгеләп үтә.
24 нче апрель көнне Азнакай шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе һәм Азнакай муниципаль районы мәдәният идарәсе тарафыннан бөек Тукаебызга 139 ел тулуга багышлап оештырылган “Тукай – шигъри чишмәбез” дип аталучы шигърият бәйрәме Тукай микрорайонындагы Тарсус паркында 13.00 сәгатьтә башланып китте. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәребезнең оешма җитәкчеләре, ветераннарыбыз, “Гөлстан”әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче каләм ияләре, мәктәп мөгаллимнәре һәм укучылар, бакча тәрбиячеләре, анда тәрбияләнүчеләр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, иҗат сөюче милләттәшләребез, шигърияткә гашыйк райондашларыбыз катнашты. Чара театральләштерелгән тамаша, җыр-моң, нәфис сүз, шигырьләр белән үрелеп барды. Шулай ук, биредә якташ шагыйребез Әнәс Исхаков истәлегенә багышлап уздырылган яттан шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде .
Тукай әкиятләре геройлары һәм китап күргәзмәсе дә бәйрәмнең матур бер бизәге булды.
Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе