tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» балалар театр студиясе Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен куйды
«Апуш» балалар театр студиясе Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен куйды

«Апуш» балалар театр студиясе Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен куйды

19-25 августта Казанда беренче тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе була. Бер атналык зур чараны «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы ачып җибәрде.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, лаборатория кысаларында остаханәләр, драматургның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашу оештыру күздә тотыла. Шулай ук балалар белән берлектә Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар әзерләнәчәк, алар лабораториянең соңгы көнендә – драматургның туган көнендә тәкъдим ителәчәк.

«Әтигә багышланган нинди генә чара булмасын, миндә бары тик иң уңай эмоцияләр уята. Ә балалар белән бәйле булгач, аеруча йөрәккә, җанга якын, чөнки балалар – безнең киләчәк. Димәк, киләчәк буын да Туфан Миңнуллин исеме белән үсәчәк, беләчәк, таныячак», – диде драматургның кызы, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Әлфия Миңнуллина.

«Быелгы лабораториядә үзебезнең апушлар – «Апуш» төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар катнаша. Үзенчәлеге шунда – без шушы берничә көнгә төркемнәрнең остазларын бер-берсе белән алыштырабыз, шул рәвешле, алар студиябезнең башка балалары белән эшләп карый алачак. Остазлар өчен дә, шәкертләр өчен дә бу бик кызыклы тәҗрибә булыр дип уйлыйм. Нәтиҗә буларак, һәр команда Туфан аганың берәр пьесасы буенча эскиз куячак», – дип сөйләде «Апуш» татар балалар театр студиясенең җитәкчесе, «Күзлек» балалар театр лабораториясенең оештыручысы Алия Фәйзрахманова.

«Спектакльгә әзерләнгән вакытта әнием: «Ул балалар өчен генә бит», – диде. Ләкин репетицияләр вакытында балалар өчен генә түгеллеген аңладым. Чөнки монда этләр, мәчеләр темасы, без аларны ташламаска тиешлегебез турындагы проблема күтәрелә. Туфан Миңнуллин – кызыклы автор. «Авыл эте Акбай» – карап торышка гади генә әсәр кебек иде, ләкин эшли башлагач, проблеманың тирәнлегенә төшенәбез. Укытучыларыбыз белән яңа спектакльләргә әзерләнүне көтеп алам», – диде Акбай ролен башкарган 84нче мәктәп укучысы Рәмис Хәкимов.

Тәмлетамак һәм Кэтти рольләрен башкарган 68нче мәктәп укучысы Злата Рязанова Туфан Миңнуллинның әсәрләрен бик мәгънәле дип бәяләде. «Без Туфан Миңнуллинның әсәрләрен генә түгел, робагыйларын да куя башладык. Спектакльләргә әзерләнгәндә без Туфан абыйның төрле әсәрләрен укып, аның мәгънәсен аңларга тырыштык, башка спектальләрен карарга тырыштык. Остазлар белән һәр реплика өстендә эшлибез», – диде ул.

«Туфан абыйның туган көне җәй көненә – август аена туры килә, республика көненә әзерләнү, Белем көне һәм башка мәшәкатьләр белән мәшгуль булабыз. Туфан абыйның туган көне, аның истәлеге күләгәдә кала, Туфан абыйга игътибар җитеп бетми кебек. «Күзлек» лабораториясе ул – эксперимент, иҗат. Һәр кеше Туфан абыйның зур күзлеген хәтерлидер. Аны күзлексез күз алдына китереп булмый. Шушы күзлек аша без Туфан абыйның әсәрләренә дә башкача карыйбыз», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Аның сүзләренчә, балалар хәзер бик күп язучыларны белми. «Шушы иҗатны тагын бер тапкыр барлыйсы, аның исемен балалар аша яңгыратасы килә. Туфан Миңнуллин, менә аның урамы, дип кенә түгел, әсәргә кереп китеп, укытучыларыбыз белән эшләү – бөтенләй башкача. Балалар да аннан соң Туфан абыйның әсәрләре белән кызыксына, иҗатын өйрәнә», – дип өстәде Гүзәл Сәгыйтова.

«Апуш» балалар студиясендә актерлык осталыгы укытучысы, Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов әйтүенчә, Туфан Миңнуллин – театр сәнгате өчен иң күп, тиешле дәрәҗәдә, күп итеп иҗат иткән шәхесләрнең берсе. «Аның исем-фамилиясен әйтүгә театр, пьеса, актерлар, татар театры тарихы, сәнгать дөньясы күз алдына килә. Без аның исемен онытырга тиеш түгел, аны телгә алмасак гөнаһ булыр иде. «Апуш» студиясе яшь актерларны тәрбияли, Туфан абыйның иҗатыннан башка эшләп булмас иде», – диде ул.

«Кем дә кем тормышын театр сәнгате белән бәйләргә уйлый, ул һичшиксез Туфан абыйның иҗатына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Чөнки анда төрледән-төрле персонажлар, сюжетлар, хәлләр бар, татар актерына кирәкле иң мөһим ачкычлар аның иҗатында ята. Миңа калса, әлеге лаборатория Туфан Миңнуллинның иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнергә һәм хәзерге буын балаларына татар театрына кирәкле, әһәмиятле актерларны үстерүдә ярдәм итәр. Без аны һәрвакыт мөмкин булганча кулланырга тиешбез», – диде Алмаз Сабирҗанов.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*