tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» татар балалар театр студиясе Дәрвишләр бистәсендә яңа төркем җыярга планлаштыра
«Апуш» татар балалар театр студиясе Дәрвишләр бистәсендә яңа төркем җыярга планлаштыра

«Апуш» татар балалар театр студиясе Дәрвишләр бистәсендә яңа төркем җыярга планлаштыра

Быел «Апуш» татар балалар театр студиясе Дәрвишләр бистәсендә тагын бер төркем җыярга планлаштыра.

«Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда яңа төркем ачарга җыенабыз. Кастинг турында соңрак – остазлар тәгаенләнеп беткәч игълан итәрбез. Август ахырлары, сентябрь башларында булыр дип торабыз», диде «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

  • Дәрвишләр бистәсе – Казанның Совет районына кергән эре микрорайоны. Тирә-ягында Киндерле, Нагорный бистәләре һәм авыллар урнашкан.
  • Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае микрорайонда һәм аның тирәсендәге бистәләрдә-авылларда яшәүче җирле халык өчен бердәнбер мәдәни-күңел ачу үзәге булып тора, 70 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Мәдәният сарае шул исәптән 9 мәктәп һәм гимназияне, 2 профессиональ лицейны һәм башкаларны колачлый.
  • «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022 елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә.
  • Бүгенге көндә 5 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 2 ел дәвамында студия 8 спектакль чыгарды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*