tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» татар балалар театр студиясе театр сезонын ябу уңаеннан зур бәйрәм оештыра
«Апуш» татар балалар театр студиясе театр сезонын ябу уңаеннан зур бәйрәм оештыра

«Апуш» татар балалар театр студиясе театр сезонын ябу уңаеннан зур бәйрәм оештыра

4 июньдә 16:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында театр сезонын ябу тантанасы оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан», «Московский» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашачак.

«Бәйрәм чарасында студиянең һәр төркеме соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтәчәк. Гаилә елы уңаеннан махсус шушы концертка шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән сценарий буенча шигъри композиция дә тәкъдим ителәчәк. Барлык номерлар да җанлы музыка белән барачак: кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18 балалар музыка мәктәбенең «Мозаффаров-band» дигән төркеме җавап бирә», – дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте.

«Былтыр зурлап туган көнебезне уздырган идек, быел бергәләшеп театр сезонын ябу тамашасына әзерләнәбез. Көн саен репетицияләр, әзерләнүләр! Безнең өлгер шәкертләребез шул арада имтихан, зачетларын да биреп кайта, алар өчен дә җан атып торабыз! Кыскасы, бер гаилә булып көтеп алабыз бу бәйрәм көнен! Балаларның әти-әниләре дә читтә калмый, алар остазлар һәм шәкертләр өчен сюрприз әзерли», – дип уртаклашты студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Тамаша барышында килгән кунаклар яшь актерларның төрле жанрдагы осталыкларын бәяли алачак. Бу кичнең иң көтелгән мизгелләренең берсе – «Апуш» гимнына төшерелгән клип презентациясе. Шәһәр үзәгендә, табигать кочагында һәм аерым һәр төркемдә төшерелгән әлеге клипта студиянең бөтен шәкертләре дә катнашты. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, авторлар, композиторлар, театр актерлары, спектакльләр чыгаруда көч куйган иҗат командасы һәм «Апуш»ның якын дуслары, тамашачылары чакырыла. Килгән кунаклар өчен сюрпризлар һәм уеннар оештырылачак, диелә хәбәрдә.

  • «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022 елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә. Ә 2023 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәмендә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылды.
  • Бүгенге көндә 5 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. Ике ел дәвамында студия сигез спектакль чыгарды. 2023 елда «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә беренче урынга лаек булып, Пермьда беренче тапкыр Татарстан данын яклады һәм Мәскәүдә узган VI Зур балалар фестивалендә катнашты. 2024нче елда «Театраль Идел буе» фестивалендә икенче урынга лаек булып, Ижевск шәһәрендә Татарстан данын яклады.
  • «КИЛӘчәк буын» балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестивалендә һәм «Беренче театр» Бөтенроссия театр иҗаты фестивалендә җиңү яулады. Чаллыда узган «Действующие лица» XIX Бөтенроссия театр фестиваль-форумында Гран-при исеменә лаек булды һәм Санкт-Петербург шәһәрендә узган балалар театр коллективларының XXV Халыкара «Брянцев фестивале»ндә 1 нче урын яулады. Быел студия Дәрвишләр бистәсендә тагын бер төркем җыярга планлаштыра.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*