Казан мэры патронажы астында Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студияләре ачылачак. Шул уңайдан яңа кастинглар игълан ителде.
Беренче кастинг 4 сентябрьдә 12.00–18.00 вакыт аралыгында Ленин исемендәге мәдәният йортында уза.
Биредә татар телендә иркен һәм берникадәр кыенлык белән аралашучы 9-15 яшьлек укучылар катнаша.
Кастингны уңышлы узган укучылар «Апуш» театр студиясенә бушлай йөриячәк. Проектны Казан Мэриясе гамәлгә ашыра.
Икенче кастинг 11 сентябрьдә 12.00–18.00 вакыт аралыгында «Чулпан» мәдәният үзәгендә үтәчәк дип көтелә.