tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» театр студиясе буллинг темасына заманча спектакль чыгарды
фото: Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте
фото: Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте

«Апуш» театр студиясе буллинг темасына заманча спектакль чыгарды

«Апуш» татар балаларының театр студиясе чираттагы премьерасын тәкъдим итте. «Сарымсак» спектакле Камал театрының яңа бинасындагы Шәрыкъ залында күрсәтелде.

«Безнең өчен бу зур вакыйга. Бик дулкынланабыз. Бу студия балаларының тамашачы алдына тәүге тапкыр чыгулары. «Апуш» татар балаларының театр студиясенең Дәрвишләр бистәсендә эшләп килүче филиалы үз спектаклен тәкъдим итә», диде «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова спектакль алдыннан.

«Балаларны позитив хисләр белән каршы алыйк. Аларга тәнкыйть күзе белән карамыйк. Чөнки аларның беренче алымнары», диде ул.

«Сентябрьдә генә эшли башлаган Дәрвишләр бистәсендәге студия беренче спектаклен күрсәтә. Эшли башлаганнарына әле ярты елдан гына артык вакыт узды. Икенчедән, алар башка балалар, алар үзәктән ерак бистәдә яшиләр. Биредә алар тормышы да күренер», диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Ул «Сарымсак» спектаклен Илфак Хафизов һәм Резеда Гарипованың нәкъ шушы балалар өчен язганын ассызыклады.

Спектакльдә Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнаша.

Спектакль мәктәптә булган буллинг темасына багышлана. Сайлау алдында калган бала, капкынга эләгү куркынычы янаган бала нишләргә тиеш – спектакль чыгаручы команда һәм балалар шул сорауларга җавап эзлиләр.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – «Апуш» татар балаларының театр студиясенең Дәрвишләр бистәсендә эшләп килүче филиалы остазы Резеда Гарипова. Композитор да ул үзе. Сәхнә теле остазы – Камал театры артисты Ирек Кашапов. Рәссам – Гүзәл Сәфәргалиева. Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов.

«Тиздән спектакль киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк», дип ышандыра оештыручылар.

Рузилә Мөхәммәтова

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*